Белорет районында биш балалы гаиләнең йорты янып беткән
Башкортстанның Белорет районындагы Исмакай авылында биш балалы гаилә яши торган йорт янып беткән. Салават Юлаев урамындагы шәхси йорттагы янгын турында «Башинформ» хәбәр итте.
Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белешмәсе буенча, биредә бүрәнәдән төзелгән ике бина янган. Һәлак булучы һәм имгәнүче кешеләр юк.
Янгын чыкканда өйдә бер кеше дә булмый. Ялкынны күршеләре күреп алып, экстрен хезмәтләргә хәбәр итә.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.