ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

«Машина шырпы кебек янды». Самараның Камышлы авылында авариядә биш кеше үлгән

0
«Машина шырпы кебек янды». Самараның Камышлы авылында авариядә биш кеше үлгән

26 июньдә Самара өлкәсенең Камышлы авылында авариядә биш кеше һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Самара өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, фаҗига иртәнге икеләр тирәсендә булган. «Опель» машинасында йөртүче һәм дүрт пассажир утыра. Алар Нагорная урамы буйлап бара. Якынча белешмә буенча, йөртүче идарәне югалта һәм юл кырыена төшеп китә. Машина зур тизлектә барган килеш сарайга бәрелә. Аннары машина ут каба, ул «шырпы кебек яна башлый».

Урынга килгән коткаручылар машина эчендә һәлак булган кешеләрне чыгара. Машинаның түбәсе һәм кузовы янып бетә. Машина бәрелгән сарайдан да хәрабәләр генә кала. 

«Опель»дәге бише кеше дә һәлак була. Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.