Башкортстанда кияү белән кәләш машинада барганда талашкан, кыз һәлак булган
![Башкортстанда кияү белән кәләш машинада барганда талашкан, кыз һәлак булган](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2022/6/22/e8823191fb1fd89be947301075fead6c.jpg)
21 июньдә Башкортстанның Дәүләкән районында юл һәлакәтендә 29 яшьлек хатын-кыз үлә. Бу турыда "Башинформ" хәбәр итте.
Фаҗига Дәүләкән-Бүздәк юлында була. ЮХИДИның якынча белешмәсе буенча, Chevrolet Cruze машинасына юл кырыена төшеп каплана. Машина белән 27 яшьлек ир-ат идарә итә.
Машина салонындагы 29 яшьлек пассажир хатын-кыз урында ук үлә. Машина йөртүче сүзләренчә, алар мәрхүмә хатын-кыз белән талашкан, шул чакта ул игътибарын читкә юнәлткән һәм машина белән идарәсен югалткан.
Яшьләр ай азагында өйләнешергә җыенган булуы билгеле.
Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.