ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

Илсөя Бәдретдинова күңел халәтенә туры килә торган җыр яздырган

0

Татарстанның атказанган җырчысы Илсөя Бәдретдинова «Иярсез ат» җырының премьерасын тәкъдим итә.

«Бу җыр - күңел халәтем! Бәләкәйдән атлар яраттым. Горур, акыллы, көчле, булганнары өчен. Бигрәк тә иярләмәгән атлар. Шуларның дулап, тилереп, бар көчләренә чабулары... Бу минем күңел!» – дип язган ул социаль челтәрдәге битендә.

Яңа җырның авторлары – Ренат Галиаскәр белән Илдус Дәүләнов.

Җырчының иҗатын күзәтеп баручылар арасында премьераны «алкышлап» кабул итүчеләр күп. Шулай ук яңа җырны ошатып бетрмәүчеләр дә бар.

«Җырга караганда атның кешнәве матур монда», «Күңелгә кергән җырны кеше кабатлап җырлый. Моның нәрсәсен җырлыйсың инде», «Җырлавы юк инде, шигырь сөйли», «Исенә нәрсә төшә, шуны җыр итеп җырлый. Ярый инде үзенә ошагач», дигән комментарийлар да язганнар.