ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

Татарстанда хисапчы хатын мәгариф оешмасы хезмәткәрләренең эш хакын сөяркәсенә күчергән

0

Әлмәттә яшәүче 39 яшьлек хатын 1 миллион сумнан артык акча сарыф итүдән гаепләнә. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы бүлек хезмәткәрләре ачыклаганча, бу хатын әйдәп баручы хисапчы булып эшли. Ул үзенә беркетелгән мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә эш хакы санаганда, акчаның бер өлешен бергә яши торган иренә күчереп бара.

«Күчерелгән акчаларны үз теләге буенча куллана. Матди зыян 1,2 млн сумнан артыграк», – дигәннәр ведомствода.

Җинаять эше ачылган. 39 яшьлек хатынны ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.