ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

Динә Гарипованың улы туган!

0

Татарстанның атказанган артисты Динә Гарипова 19 июнь көнне әни булган. Аның улы туган. Бу хакта ул социаль челтәрендәге аккаунтында хәбәр иткән.

Безнең улыбыз туды! Үзебезнең яхшы хис итәбез. Барлык кешегә ихлас теләкләр өчен рәхмәт! – дип язган ул.

Җырчыны якыннары, тамашачылар котлаган: «Ура!» – дип язган җырчы Эльмира Кәлимуллина, «балагызны игелектә үстерергә насыйп булсын, бәхет һәм саулык сезгә!», «улыгыз бәхетле, сәламәт булсын, гаиләгез бәхетле булсын, әтисен, әнисен сөендереп үссен, әти-әниле, әби-бабайлы, бәхетле, иманлы бала булсын», – дип язганнар җырчыга.