ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова кызларының исемен әйтте

0

Рафил Җәләлиев белән Эльмира Гыйльфанова кызларының исемен әйтте. Көтеп алынган бәбиләренә алар Хәят дип бик матур исем кушканнар. 

«Таныш булыгыз – Хәят», – дип язып куйган Эльмира социаль челтәрдәге сәхифәсенә. 

«Хәят Рафилевна, исәнмесез! Тормыш! Чын күңелдән тәбрик итәм. Иң бәхетле мизгелләр»

«Авырлы вакытта караган төрек сериаллары нәтиҗәсе инде бу. Әмма исем бик матур»;

«Фатих Әмирхан әсәренең баш героинясы да шулай атала. Чын татар булган бу»;

«Гарәп теленнән тормыш, тереклек чыганагы дигәнне аңлата. Бәхетле, инсафлы, нәфис булып үссен кызыгыз»;

«Сау-сәламәт, бәхетле, озын гомерле сабый булсын», – дип комментарийлар калдырган җырчыларның виртуаль дуслары.