ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

Эльмира Гыйльфанованы кызы белән бәби табу йортыннан чыгарганнар

0
Эльмира Гыйльфанованы кызы белән бәби табу йортыннан чыгарганнар

Эльмира Гыйльфанова белән Рафил Җәләлиев гаиләсе ишәюе турында хәбәр иткән идек. 16 июнь көнне иҗади гаиләнең көтеп алынган кызчыклары дөньяга килде. 

Бүген Эльмираны кызы белән бәби табу йортыннан чыгарганнар. Шатлыктан күз яшьләрен тыеп тора алмаган хатынын һәм кызын Рафил Җәләлиев дуслары, якыннары белән бергәләп каршы алган. Әлеге тантаналы көнннең бәхетле кадрларын алып баручы виртуаль дусларына да күрсәткән. 

Эльмира да искиткеч матур итеп шарлар белән бизәлгән бәби бүлмәсен фотога төшергән. «Без өйдә! Рафил, рәхмәт сиңа», – дип язып куйган ул социаль челтәрләрдә.