ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

Җәвит Шакиров: «Сабантуйда ярышларда катнашырга яратам, ләкин...»

0

Бу көннәрдә һәркем социаль челтәрләрдә Сабантуйларның күңелле мизгелләре белән уртаклаша. Шул исәптән, юмор остасы Җәвит абый да.

Ул үзенең сәхифәсендә кул көрәштергән видеоны урнаштырып, болай дип язып куйган: «Сабантуй ярышларында катнашырга яратам, ләкин җиңелергә яратмыйм. Акыл бик чамалы булса да, көч җитәрлек. Куян авылында күпме бүләк алдым. Икенче елга көрәшәм, Ходай кушса. Тәкә алырга исәп», – дигән.

Димәк, Җәвит әфәнденең планнары зурдан әле. Бирсен Ходай! Сүз уңаеннан, кул көрәштергәндә дә ул авыл агаен бик тиз генә җиңгән.

«Маладис та инде үзең. Бар яктан да булдырасың. Тагын кеше белмәгән берәр һөнәрең качып ятмыймы?» – дип сокланган аңа виртуаль дусты.