ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

КВН йолдызы Хәлил Мусаев вафат

0

КВН һәм «Даешь молодежь» тамашалары йолдызы Хәлил Мусаев вафат булган. Бу турыда РИА Новости яза.

Ул Дагыстанда 48 яшендә үлгән. Төбәкнең Мәдәният министрлыгы кайгы уртаклашу хәбәре тараткан. Үлем сәбәпләре турында әйтелми.

Мусаев 1974 елда Махачкалада туган. Туксанынчы елларда «Махачкалинские бродяги» командасында КВНда уйнаган, диелә хәбәрдә.