ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

«Җайлы рецепт» - «Ялкауларча суган пәрәмәче» рецепты

0

Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан җайлы гына «суган пәрәмәче» ясау рецептын тәкъдим итәбез.

Эчлек өчен пешкән йомырка, суган, атланмай, тоз кирәк була. Ә камыр урынына кибет ләвәшен алабыз.

Ләвәшкә эчлекне салырга һәм төрергә, аннары ике ягын да майсыз табада кыздырып алырга.

«Бик тиз һәм тәмле була», – ди хуҗабикә..