ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

«Гомернең кайчан өзеләсен белмибез шул...» – Ришат Фазлыйәхмәтовның дусты вафат

0

Җырчы Ришат Фазлыйәхмәтовның дусты вафат булган. Николай Веснянкин белән төшкән фотосын урнаштырып, Ришат: «Гомернең кайчан өзеләсен белмибез шул… Урының җәннәт түрләрендә булсын, дустым», – дип язып куйган социаль челтәрләрдә.

Николай Веснянкин – танылган эшмәкәр, Татарстандагы иң кыйммәтле «Веснянские бани» мунчалар комплексының оештыручысы һәм җитәкчесе. 38 яшьлек эшмәкәр 6 июнь көнне вафат булган. Телеграм каналлар Николайның үз-үзенә кул салган булу ихтималы турында язды. Аның хатыны һәм ике баласы калган.