ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

Гөлнара Тимерҗанова өченче тапкыр кияүгә чыга?!

0
Гөлнара Тимерҗанова өченче тапкыр кияүгә чыга?!

Гөлнара Тимерҗанованың туй күлмәгеннән чәчәк тотып төшкән фотосы Интернетта таралды. Без җырчы белән элемтәгә кердек.

Гөлнара Тимерҗанова «Интертат»ка биргән интервьюсында икенче тапкыр кияүгә чыгуы турында сөйләгән иде. Баксаң, Гөлнараның икенче ире дә аның тиң яры булмаган. 

Гөлнараның туй күлмәгеннән төшкән фотосы күпләрне шатландырды. Җырчы сүзләренчә, тамашачысы аны котларга да җитешкән. Әмма җырчы бары тик «Мин кияүгә чыгам» дип аталган җырына клип кына төшергән икән. Клип җәй айларында чыгачак. 

Гөлнара хәзерге вакытта шәхси тормышында нинди үзгәрешләр булуын сер булып сакларга тели. Аның фикеренчә, ул күз тиюдән курка. Искә төшереп үтик, Гөлнараның улы Иделгә бер айдан 23 яшь тула, кызы Айзифага 7 яшь.