ru24.pro
Новости по-русски
Июнь
2022

«Җиләк пешкән инде монда» - Илсөя Бәдретдинова яңа фотоларын күрсәтте

0
«Җиләк пешкән инде монда» - Илсөя Бәдретдинова яңа фотоларын күрсәтте

Татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Илсөя Бәдретдинова җиләкле аланда фотога төшкән.

Җырчының виртуаль дуслары «сез бигрәк күркәм ханым», «җиләк пешкән инде монда» дип сокланулары турында язган.

«Күпме чәчәктәге җиләк пешмичә калачак», – дип кызганучыга «берсе пешкән бит инде» дип җавап биргән җырчы.

«Талпан эләктерәсең бит», – дип борчылучы да бар.

«Тулып пешкән җиләкне өзәргә кешесен насыйп итсәң иде», – ​дип изге теләген җиткергән җырчының бер дусты.