Очрашу (Эфир от 03.12.2020)
Шушы көннәрдә Ижау шәһәрендә балаларның сәләтен үстерү өчен тагын бер үзәк ачылды. Ул Россия президенты Владимир Путин тәкъдиме белән мәгариф өлкәсендәге “Белем биру” милли проекты нигезендә барлыкка килде. Яңа үзәк «IT-куб» дип атала. Балаларга өстәмә белем биру үзәге башкалабызның Устинов районында урнашкан. Әлегә кадәр бу районда шундый белем бирү үзәге юк иде.
Удмурт дәүләт университетының тел лабораториясендә удмурт халкының диалектологик Атласын булдыру өстендә күп еллар хезмәт куялар. Атлас удмурт теленә кергән рус һәм төрки сүзләренең чорын, географиясен күрсәтә. Әлеге олы һәм бик кирәкле эшне филология фәннәре докторы, профессор Риф Нәсибуллин җитәкчелегендә төркем башкара. Тел галиме бу эшкә үткән гасырның җитмешенче елларында алынган. Диалектологик Атласта удмурт халкының мең еллык тарихы чагыла дип бәяләде ул. Атласның җиденче томы басылып чыкты#РадиоРоссииУдмуртия