19 сентября в Казани пройдут сельскохозяйственные ярмарки
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче сентябрь). Иртәгә, 19-нчы сентябрьдә, Казанда традицион шимбә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. 6.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр шәһәрнең барлык районнарында 14 сәүдә мәйданчыгы эшләячәк.
Шулай ук «Салават күпере» торак комплексында яшәүчеләр соравы буенча ярминкәләр Осиново бистәсендәге «Радужный» сәүдә үзәге парковкасында да оештырылачак.