Фаҗигале үлгән Рөстәм Әүбакировның әнисе: «Улым чаңгыда кайтып керер төсле...»
Ел башындагы җепшеклек эзсез үтмәде: ни кызганыч, хәсрәтле булды. Гомер-гомергә шул бер юлдан чаңгыда йөргән Рөстәм Әүбакиров (Рустем Бакир тәхәллүсе белән билгеле) бу юлы өенә кире кайтмады. Зур исемнәр, танылу артыннан кумаган, әмма якыннары аның турында бик сөйлисе килгән шагыйрь турында сүзем.