«Исерек килеш машина йөрткәнемә үкенәм, һәлак булучы – минем дустым иде»
Казанның Идел буе суды, исерек килеш әтисенең машинасына утырган, машина йөртү таныклыгы булмаган 23 яшьлек Артурның эшен карый башлады. Аның бер пассажиры урында ук һәлак була, калганнары җитди җәрәхәтләр ала. Тулырак мәгълүмат суд залыннан «Татар-информ» репортажында.