Шушма удмуртларын өйрәнгән Леонид Сапожников: «Удмуртлар татарларны бигер дип атый»
Балтач районы Сырья авылында яшәүче Леонид Сапожников Шушма елгасы буенда яшәүче удмуртларның фольклорын җыйган. 700 битле саллы гына китап тупланган. Аның бу хезмәтен күбрәк кешегә җиткерәсе килә, ә бу очракта төп мәсьәлә – акча. Леонид әфәнде белән татар-удмурт мөнәсәбәтләре турында сөйләштек.