Питраудан репортаж:«26 ел элек үткәрелгән Питрау белән хәзергесе — җир белән күк аермасы»
Мамадыш районының Җөри авылында 26 тапкыр Питрау җыены гөрләде. Җәй уртасында үткәрелә торган бу бәйрәмне күпләр көтеп ала. Ул үзенең халыкчанлыгы, үзенчәлекле гореф-гадәтләре белән бик күп төбәкләрдән тамашачыларны җәлеп итә.