Рамзан Кадыров никабны тыярга өндәгән Бастрыкинга кисәтү ясады
Россиянең Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин никабны тыярга өндәп чыгыш ясады. Петербургта халыкара яшьләр юридик форумында чыгыш ясаганда ул мигрантларга каршы кануннар кабул итмәгән өчен Думаны «Дура» дип атады һәм никаб – күзне генә калдырып кия торган мөселманнар киеменә карата фикерен әйтте. Форумга килгән яшьләрнең берсе сорау бирде – Урта Азиядә, Әйтик Үзбәкстанда битне каплый торган кием белән йөрү тыелган. «Анда никабны кия алмаганнар монда күченә дә Россиядә кия. Монда бу киемне тыярга мөмкинме», – диде ул. Читать дальше...