Майда һәм мичтә пешкән суган бөккәне, ялкауларча суган пирогы, суган бәлеше рецептлары
Майда пешкән суган бөккәне. Аны пешерү өчен әче камыр кирәк булачак. 2 стакан җылы суда 50 грамм чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы һәм 3 аш кашыгы он болгатасың. Әлеге камырны 15 минутка җылы урынга куясың. Шуннан соң бер чәй кашыгы тоз, ярты стакан үсемлек мае, 4-5 стакан он өстәп, яхшылап басасың. Аннары савытны тастымал белән томалыйсың һәм яңадан җылы урынга урнаштырасың. Камыр тиешенчә кабарып күтәрелгәч, аны куна тактасына төшерәсең дә азрак «ял иттереп» аласың һәм кисәкләргә бүләсең.
Читать дальше...