Балтачта мотосабантуй: дрифт-шоу, шлем вату, матайда ярышлар һәм ялсыз калган Тямаев
Мәйданчыкларда төрле буын вәкилләрен күрергә мөмкин иде, ләкин әлеге Сабантуй чын мәгънәcендә яшьләр Сабан туе булды. Ул үзенең шигаренә туры китереп оештырылган. Биредә тизлек тә, музыка да, хис-кичерешләр дә артыгы белән булды. Нурминский үзе белдергәнчә, әлеге чараны үткәрүнең берничә максаты бар: яшьләрне дөрес юлга бастыру, тәрбияләү һәм Балтач районында туризмны үстерү.
Кыскача әйткәндә, беренче көн ул мото стилендә оештырылган Сабан туе булса, икенче көнне эндуро буенча Татарстан Республикасы чемпионаты оештырылды.
Әгәр дә сез озын текстларны укырга яратмыйсыз икән, видеорепортажны гына карагыз, ләкин видеода булмаган бик күп кызыклы мизгелләр нәкъ менә язмада.
Мотоярышлы Сабан туе
Сабантуй мәйданына килеп кергәч, иң беренче күзгә ташланган урын ул – ал төсле әйберләргә киендерелгән понилар торган балалар зонасы. Бер кызык уенга тап булдык: таяктагы җепкә бәйләнгән боҗраны шешә башына кертү. Боҗраны туры китергән кешегә – 1 мең сум! Ләкин бу уен бер дә балаларга туры килә торганга охшамаган, чөнки лимонадлар арасында исерткеч эчемлекләр дә бар иде. (Видеода алар күренми, чөнки без алып куярга сорадык. – иск. «Интертат»).
Анда торган абый: «Без бу уенны Кырымнан алып кайттык. Боҗраны шешә башына кертә алсагыз, бер дигән матур акча җиңәсез. Бүген бик күп кеше уйнады, күбесе җиңде», – дигәч, без дә уйнап карарга булдык. Әмма «мондый» уеннарның сере барлыгын онытмаска кирәк, карап торышка җиңел тоелса да, чынлыкта алай түгел. Шуңа күрә без 1 мең сумны алып китә алмадык.
Каршы якта авто-тавыш һәм автомобильләр күргәзмәсе иде. Кайбер машиналардагы тавыштан чәчләр үрә тора, чын. Гади генә машиналар түгел инде алар, әле бер төшеннән, әле икенче төшеннән нәрсәдер чыгып тора торганнар. Шулай дип кенә чикләним инде, чөнки аңлата башласам «батам».
Машиналар янында басып торучы Раяз һәм Тимур исемле малайлардан:
– Бу тавыштан колакларыгыз авыртмыймы? – дип сораган идек.
– Авырта, әлбәттә, бик каты авырта, – дип көлешкән булдылар.
Шунда ук бер кырыйда басып торган ханымга күз төште. Бу апа машиналарга гына түгел, ә машиналар янында өелешеп торучы яшьләргә дә шаккатып карап тора иде бугай. «Нәрсә дип әйтим инде – яшьләргә ошый. Безнең заман техникасы түгел ул», – диде Фәридә апа Сабирова, әмма бәйрәмне охшаткан үзе.
Төп мәйданга күчик: менә анда чын Сабан туе, ләкин без өйрәнгән чүлмәк вату урынына шлем ваталар, көянтә тотып йөгерәсе урынга матайны төртеп йөгерәләр, ә бүрәнәдә утырып капчык сугу урынына бер-берсен матайдан капчык белән сугып төшерәләр. Соңгы уенның исеме бераз үзгәртелгән, ул «рыцарьлар турниры» дип атала иде. Ләкин, карап торышка, капчык белән бүрәнә өстендә сугышуга караганда бу – куркынычрак кебек тоелды. Әмма саклану чаралары күрелгән иде сыман, имгәнүчеләр булмады.
«Бәйрәм бик күңелле, әйбәт оештырылган. Уеннары да үзенчәлекле, мотоцикллар белән бәйле барысы да. Яшь чакта матайлар белән бик кызыксына идек, хәзер дә кызык», – диде Илшат Төхвәтуллин.
Инде соңрак әлеге мәйданчыкта кичке дискотека башланды. Башта Илназар, Лэйна, аннары Альберт Нурминский үзе чыгыш ясады. Һәм иң соңыннан гына көтеп алынган хедлайнерлар чыкты. Ул – Марат Яруллин һәм Фирдүс Тямаев.
«Татарларның иң матур милли бәйрәмен мотоярышлар белән берләштереп, яңа форматта үткәрү – бик үзенчәлекле һәм бик көчле», – диде Марат Яруллин. Сәхнәдә ул үзенең хитларын һәм җәйге альбомыннан яңа җырларын башкарды.
Фирдүс Тямаев исә гаиләсе белән Төркиядә ял иткән җиреннән мотосабантуйга кайткан. «Ул гаиләсе белән ял итеп ята иде. Гаиләсе Төркиядә калып, безнең өчен генә кайтты. Кич белән кире очып китә Төркиягә», – дип әйткән иде Альберт Нурминский. Әмма ул алай ук булып чыкмаган, ахры, икенче көнне Фирдүс Тямаев Буа районында авыл бәйрәмендә дә чыгыш ясаган.
Ярар, ничек кенә булса да, әмма аның кайтуы ямь өстенә ямь булды, халык рәхәтләнеп 1 сәгать буена биеде, аннан соң тагын 1 сәгать фотога төште. Нәрсә генә эшләп бетмәделәр: сәхнә артына да кереп фотога төштеләр, үптеләр дә, кочаклаштылар да, сөйләштеләр дә. Билләһи, тагын әз генә һәм җиргә дә ятып фотога төшәргә әзерләр иде инде. Кыскасы, халык канәгать калды.
Эндуро буенча Татарстан Республикасы чемпионаты
Икенче көнне инде иртәнге якта эндуро буенча Татарстан Республикасы чемпионаты башланып китте. (Эндуро – бүрәнәләр, ташлар, көпчәкләр һәм башка киртәләр куелган махсуслаштырылган спорт трассаларында йөрүнең агрессив стилен күздә тоткан мотоспорт төре. – иск. «Интертат») Ярышларда катнашу теләген Татарстаннан гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә белдерәләр.
«Ярышларга әллә никадәр шәһәрләрдән килделәр: Чиләбе, Пермь, Екатеринбург, шулай ук бик күп катнашучылар Татарстанның үзеннән, Мари Элдан, Киров өлкәсеннән. Барлыгы 200дән артык катнашучы. Гомумән, кичәге фестиваль без уйлаганнан меңләтә кат тагын да әйбәтрәк булды, ә бүгенге эндуро буенча Республика чемпионаты – безнең районда беренче мәртәбә үтә торган әйбер, шуңа күрә күпчелек өчен чит, кайберәүләр аңлап та бетерми, ләкин кеше кызыга, шактый кеше килде», – диде Альберт Нурминский.
Ярышларны үткәрү өчен, кырда стадион һәм урман эчендә трасса булдырылган иде. Стадион зиг-заг формасында якынча 3 километр озынлыкта.
«Бик әйбәт трек ясаганнар. Икенче «круг»та көпчәкне тиштем, ләкин тулысынча йөреп чыктым, әлхәмдүлилләһ. Мотоспорт белән якынча 4 ел шөгыльләнәм, ләкин бу – минем беренче ярышым гына әле», – диде Арчадан килгән катнашучы Азат Хәкимов.
Альберт Нурминский сүзләренчә, чараны оештыруга 10 миллионнан артык акча китә, һәм, иганәчеләр булса да, чыгымнарның күп өлеше оештыручылар өстенә төшә.
«Бүләкләү фонды 500 меңнән артып китте, бәйрәм мото стильдә булгач, бүләкләр арасында кыйммәтле экипировкалар, мотошлемнар, маскалар һәм әле хәтта телевизор да, шулай ук акчалы призлар да бар», – дигән иде ул. Әлеге бүләкләрнең күбесе беренче көнне лотерея рәвешендә тапшырылды, ә кайбер бүләкләрне исә Нурминский сәхнәдән генә ташлады. Белмим, ул бүләкләрдән берәр нәрсә калдымы икән, чөнки алар өчен «сугыш» купты.
Чемпионатта катнашучыларга исә «Я здесь был, и я смог» гравировкасы белән медальләр, ә җиңүчеләргә махсус эшләнелгән кубоклар бирелде.
***
Менә шулай иң "текә" Сабантуйларының берсе үтеп китте. Ә сез ничек уйлыйсыз, кирәкме мондый чаралар? Фикерләрегезне языгыз.