Главные новости Перми
Пермь
Июнь
2025

Мәсәгүт авылында ир белән хатынны үтергәннәр

0

Башкортстанның Дуван районындагы Мәсәгүт авылында әбисе белән бабасын үтерүдә шикләнеп, 21 яшьлек егетне эзлиләр. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Ир белән хатынның мәетен 7 июньдә Мәсәгүт авылындагы өйдә табалар.

«76 яшьлек ир-ат һәм аның 64 яшьлек хатыны пычак белән кадап үтерелгән», – дигән канал чыганагы.

Бу кешеләрне берничә көн элек үтергәннәр. Пенсионерлар шалтыратуга җавап бирми башлагач, туганнары чаң суга. Тикшерү барышында фатирда мәетләр табыла.

5 июньдә хокук саклаучылар мәрхүм ир-атның машинасын Пермь краенда трасса кырыенда тапкан булган.

Җинаятьне мәрхүмнәрнең 21 яшьлек оныгы кылган дип шикләнәләр, диелә хәбәрдә.