Главные новости Перми
Пермь
Июнь
2024

Бардык Бардага Сабантуйга – түбәтәен күрдек, азуын ашадык, «пичәтен» суктырдык

0

Без Бардада беренче тапкыр булдык. Ялт иткән чип-чиста татар авылы. Сабантуй алдыннан тагын да тырышканнардыр. Бәйрәм ачылышында район җитәкчесе: «Бәйрәмгә барыбыз бергә әзерләндек: чистарттык, яңарттык, төзедек», – диде. Авылда артык үлән, чүп, тигез булмаган юл юк.

Авылда зур чаралар узу – инфраструктураны яхшыртуның яхшы ысулы. Сабантуй алдыннан авылда яңа скверлар, боз сарае, яңартылган балалар сәнгать мәктәбе ачылды. 2013 елда Барда авыл Сабантуен кабул иткән булган инде, быел авыл тагын шаулап алды.

Сабантуй капкасын узуга, халыкны Татарстан ишегалды каршы ала. Татарстанны Кукмара районы тәкъдим итә. Ишегалдына килеп керүгә: «Кызлар, әйдәгез, уйнап алабыз», – дип 2 апа каршы алды да, капчык кидереп сикерттеләр дә, бүләк тә тоттырып җибәрделәр. Алардан соң 2 генә атладык: «Кызлар, әйдәгез, ярышабыз», – дип 2 егет каршыбызга чыкты. Башта тартынып торган идек, әмма арканны кулга алырга тәки үгетләделәр. Кызып-пешеп аркан тартыштык та, егетләр бүләккә сөлге бирде.

Егетләр, белсәгез иде, күпме рәхмәтләр укыдык без сезгә ул сөлгеләр өчен! Рәхмәтнең асылын бераз соңыннан аңлатырбыз.

«Эх, Барда түбәтәе, бик килешә карале!»

Кемнәр һәм нәрсәләрне генә алып килмәгән: биючеләр, һәвәскәр җырчылар, савыт-саба, кием-салым, итекләр... Ишегалдында хезмәтчәннәр кул тегермәнендә он ясый, сепаратордан сөт аерта, хәтта Кукмара музее да берничә көнгә Бардага күченгән: «Әзерләнеп килдек, «Гаилә елы» уңаеннан XX гасыр башындагы татар гаиләсе көнкүрешен торгызырга тырыштык. Йорттагы төп атрибутлар – мич, сандык, теккән мендәрләр, чиккән челтәрләр, кул эшләнмәләре – барысы да үзебезнеке, – диде Кукмара музее директоры Рамилә Хәсәнова.

Фото: © Михаил Захаров

«Үзебездә нәрсә бар, барысын да алып килдек! – диде Кукмара егете Альберт Шәңгәрәев. – Мин үзем спорт өчен җаваплы, милли уеннар була, Кукмарабыз бөтен дөньяда дан тоткан итекләрне кидертеп дә ярыштырачакбыз, делегациябез бик зур, 5 автобус белән килдек, бик тырыштык, әзерләндек», – диде ул.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Тагын 2 зур ишегалдын Башкортстан һәм каршы алучы Пермь оештырган иде. Сату рәтләрен ду китереп Барда түбәтәен эзләгән идек, таба алмадык. Әле тагын да кызыктырып: «Эх, Барда түбәтәе, бик килешә, карале!» – дип җырладылар мәйданда. Аны нишләп сатуга чыгармаганнардыр, күпләр кызыккан иде ул түбәтәйгә. Кукмаралар савыт-саба, киез итек (шул эсседә) алып килгән, ә Барда түбәтәе юк.

Барда халкының горурлыгы – гадәти түбәтәйләрдән аерылып торган үзенчәлекле Барда түбәтәе. Монда аның түбәсен түгәрәк итеп түгел, ә өчпочмаклап ясыйлар. Алай аның башка ятуы да уңайлырак, күз тиюдән дә саклауның борынгыдан килгән бер билгесе, ди бардалылар. Гадәттә, Барда түбәтәе кара төстәге бәрхеттән ясала, аннары остабикәләр тарафыннан сәйлән (бисер) белән бизәлә.

Фото: © Михаил Захаров

«Үзләре дә алып чыкмадылар, безгә дә бирмәделәр, саткан булыр идек», – диде сувенирлар сатып торган Илгиз Сафин. Ул – Барда егете, агачтан эшләнмәләр ясый.

Агачтан копилкалар, истәлекле бүләкләр, телефон өчен аскуймалар (подставкалар) ясыйбыз. Алар кулдан лазер станогында эшләнә. Соңгы арада милли элементлар да кертеп җибәрергә булдык. Бу – минем төп эшем, бизнес дип атасак та була. Бардабызда – эшләгән кешегә акча бар. Ярминкәләр булып тора. Үзебезнең «Барда зыен» (Сабантуйны Бардада шулай диләр) һәр ел үтеп тора, аны бик көтеп алабыз, – диде.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

Аның белән янәшәдә тагын бер истәлекле бүләкләр кибете урнашкан, монда кулдан ясалган бизәнү әйберләре, брошкалар кояшта ялтырый. Бу – Гөлнара Миндиярова кибете, ул бизәкле футболкалар, баш киемнәре дә җитештерә.

Кулдан брошкалар ясыйм, төрле җепләр, сәйлән кулланып чигәм. Белемем буенча мин тегүче, тегүче булып эшлим дә. Брошкалар ясау – күңел өчен, инде 10 еллап шөгыльләнәмдер. Үзебездә булган чараларда катнашам, Татарстанга барганым юк, андагы ярминкәләр турында белмим. Чакыручы да юк, чакырсалар барыр идем.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Барда пичәте» сугылган кунаклар

Сабантуй мәйданында барысы да бик якын һәм җайлы урнашкан иде. Мәсәлән, ат чабышын карар өчен мәйдан читенә барасы түгел, ә киресенчә – үзәккә юнәлергә кирәк иде. Шундый кызыклы итеп ясаганнар: атлар узыша торган юл трибуна белән төп сәхнә арасыннан уза. Ат чабышын һәм бәйрәм концертын бергә карар өчен әйбәт мөмкинлек булды, тик трибуналар өстендә тузан болыты торды.

Трибуналар алдына сарыга буялган эскәмияләр куелган. Буялмыймы икән дип, кул белән сыпырып, тотып-тотып карадык, буялмады. Теге сөлгеләрне куярга урын булмагач, аска җәеп утырдык. Ак чалбар, ал итәкне шулар гына саклап калган икән... Күпләрнең артларына сары «пичәт» сугылган иде. Безнең янда гына милли киемле Төмән өлкәсе коллективы утырды. Яшел костюмнары нихәлдер инде. Безнең белән бергә автобуста төбәк тарихын өйрәнүчеләр дә барган иде. Бер абый: «Бу – костюм чалбары иде шул», – дип моңсуланып куйды. Марий Элдан килгән Фирзия апа Сабирҗанова: «Барда пичәте» ул», – дип елмайды. Үзенең дә зәңгәрсу итәгенә сары буяу ябышкан иде. Шундый күңелне кыра торган күренеш булып алды. Сабантуйга матур күлмәкләрне киеп барабыз бит инде, жәл.

Фото: © Михаил Захаров

Сабантуй ачылышы алдыннан безнең янда утырган Төмән коллективы рәхәтләндерделәр гармун уйнатып, җырлашып, аларга бөтен кеше кушылды, барысы да видеога төшерде. Төп сәхнәдән алып баручылар Тинчурин театры артисты Резеда Сәлахова һәм олимпия чемпионы Алексей Ягудин тавышы ишетелүгә күршеләребез тынып калды. Сабантуй Рөстәм Насыйбуллин башкаруындагы җыр белән башланды. Аннан соң 10 минутлык тәнәфес игълан ителде. Тәнәфес вакытында сәхнәдән бер көй дә яңгырамагач, безнең күршеләр тагын игътибарны үзләренә җәлеп итте, җырлыйлар да җырлыйлар. Алдыбызда буласы концерт безнең артта бара иде. Трибуналар кушылды, шулай үзоешкан төстә күңелле утырдык.

Аннан сәхнәгә Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова чыкты. Аның җырыннан соң халыктан тагын бераз сабырлык соралды. Безнең концерт дәвам итте. Сабырлыкның нәтиҗәсе бик матур кереш өлеш булды. Кереш өлеш азан белән башланды. Аннан мәйданга биючеләр сибелде. Бию тәмамланган кебек була да, мәйданга тагын биючеләр тарала, масштаблы, матур булды. Афәрин!

Фото: © Михаил Захаров

«Бергә булырга кирәк, бергә булыйк!»

Сабантуйны рәсми рәвештә ачар өчен, сәхнәгә Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Киров өлкәсе губернаторы Александр Соклов күтәрелде. Җитәкчеләр барысы да Барда түбәтәеннән иде.

Без икенче тапкыр Пермь җирендә Бөтенроссия авыл Сабантуен каршылыйбыз. Без бәйрәмне истә калырлык итеп оештырырга тырыштык. Пермь крае – күпмилләтле төбәк. Без халыкларыбызның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Сезгә яхшы кәеф телим, – диде Пермь губернаторы.

Чын күңелдән барыгызны да Сабантуй бәйрәме белән котлыйм. Һәммәгезгә исәнлек-саулык, дөньялар тыныч булсын, илләребез матур булсын, эшләребез матур булсын. Бергә булырга кирәк, бергә булыйк! Бәйрәм белән, – диде Татарстан Рәисе. Ул «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән Барда районы башлыгы Хәлил Алапановны бүләкләде.

Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Зур милли бәйрәмебезне үткәрүне безгә ышанып тапшырганыгыз өчен зур рәхмәт. Бу бәйрәмгә барыбыз бергә әзерләндек: чистарттык, яңарттык, төзедек. Бик зур рәхмәт! Бу бәйрәм территориябез үсешенә киләчәктә дә ярдәм итәр. Илемне, халкымны яратам, – диде район җитәкчесе.

Киләсе елда исә авыл Сабантуе Киров өлкәсендә узачак. Сабантуй символы «Тулпар ат» Киров өлкәсе губернаторы Александр Сокловка тапшырылды:

Бүген Пермь крае бик югары планка куйды. Без махсус карарга килдек, безнең команда монда инде 3 көн эшли. Нәрсә, ничек икәнен, «эчке кухня»ны өйрәнәбез. Икенче елга да әлеге югары дәрәҗәне саклап кала алырбыз дип уйлыйм, бәлки әле югарырак та күтәрербез. Барыгызны да безгә – Киров өлкәсенә кунакка чакырам, – диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

Пермь өлкәсе хуҗаларына бик зур рәхмәт. Бик матур әзерләнгәннәр, бик булышканнар. Халык канәгать, һава торышы да бик матур туры килде. Без бер-беребездән өйрәнәбез. Киләсе Сабантуй Киров өлкәсендә узачак, күршеләр! Монда без әз генә булыштык, киләсе елда күбрәк ярдәм итәргә туры килер инде. Чөнки якын, Нократ Аланы районы – безнең күршеләр! – диде Татарстан Рәисе.

Быел Барда районы 100 еллык юбилеен бәйрәм итә. Шул уңайдан «Почта России» махсус логотип белән конвертлар булдырган. Әлеге конвертта Барда районының төп бизәге – каз сурәтләнгән. Аны рәсми әйләнешкә Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Барда районы җитәкчесе Хәлил Алапанов кертеп җибәрде.

Шулай ук кунаклар Сабантуйдан якыннарына Барда күренешләре төшкән открыткалар да җибәрә ала иде: «Махсус бүгенге бәйрәм өчен 5 мең открытка булдырдык. Аларда Барда авылының истәлекле урыннары урнаштырылган. Открыткаларны бушка Россиянең төрле төбәкләренә җибәреп була. 3 сәгать эчендә 3 мең открытканы җибәреп бетердек», – дип сөйләде Пермь крае почта хезмәткәре Ирина Компасюк.

Фото: © Зөлфия Шәвәлиева

«Гүзәл кайтканмы икән?»

Рәсми ачылыштан соң ук Пермь губернаторы призына ат чабышы булды. Төп бүләк – машина. Тузан туздырып, тамашачылар алдыннан атлар узды. Пермь краеннан «Победная» кушаматлы атта Раил Шәйдуллин беренче килде, һәм машина аныкы булды.

Фото: © Михаил Захаров

Ат чабышы концерт номерлары белән үрелеп барды. Сәхнәгә Татарстанның дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыкты. Аннан Айдар Галимов, Чулпан Йосыпова, Раяз Фасыйхов, Динә Гарипова, Башкортстаннан «Аргамак» төркеме җырлары яңгырады. Иң көтеп алган җырчы Гүзәл Уразова булгандыр, чөнки Сабантуй мәйданына кергәндә дә: «Гүзәл кайтканмы икән?» – кебек сораулар ишетелде халык арасында. Гүзәл туган авылына кайткан. «Хәзер истә дә түгел инде соңгы тапкыр кайчан Сабантуйга кайтканым, сагындым», – диде җырчы.

«Рекордлы татарча-азу»

Сабантуйда татарча-азу пешерү буенча кызыклы рекорд куелды. 3,6 мең порциялек азуны Пермь заводында коелган казанда әзерләделәр. Әлеге күләмдә азу – Россия һәм дөнья рекорды. Рекорд куюга әзерлек 2 ай дәвамында барган. Аш-суда кулланылган барлык продуктлар җирле җитештерүчеләрдән сатып алынган. Татарча-азу – традицион ризык, аны мөгезле эре терлек ите, тозлы кыяр һәм бәрәңгедән пешерәләр. Пешерүнең иң соңгы этабы – яшеллек (зелень) салып болгатуны төбәк җитәкчеләре башкарды. Әзер азуны Сабантуй кунакларына экологик кәгазь стаканнарга салып тараттылар. Башка җирләрдә бушка әйбер өләшкәндә этеш-төртеш, талашулар еш күзәтелә, ләкин монда барысы да тыныч булды, дөрес, азу җитмәгән кешеләр дә булгандыр, ләкин күп халык тыныч кына чират торып, үз порциясен көтте.

Төп мәйданда концерт барганда һәр ишегалды халыкның күңелен күрде, уйнаттылар да, биеттеләр дә. Бер сәхнәдә татар, башкорт, рус милләтеннән булган 3 пар язылышты.

Фото: © Михаил Захаров

Ул арада көрәш мәйданы кыза барды. XIV Бөтенроссия авыл Сабан туе баш батыр исемен Зәй көрәшчесе Радик Сәлахов алды. Җиңүчегә төп бүләк – машинаны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Әллә 13нче машинасы диделәр инде көрәшченең. Котлыйбыз!

Фото: © Михаил Захаров

Быел 100 еллыгын бәйрәм итә торган Барда районы бер көндә 70 мең халыкны җыйды. Иң соңгы чыгыш «Волга-Волга» төркеме чыгыш ясаганнан соң, халык тарала башлады. Бардалылар өйгә юнәлде, ә делегацияләрне кайту юллары көтә иде. Кыскача итеп әйтсәк, барысы да туры килде – кешеләр дә, һава торышы да, җирлек тә. Чын татарча, милли Сабантуй!

Башкортстан егете Тимур Әгъзамов та Сабантуйны ошаткан.

Сабантуй бик нык ошады. Без Борай районы делегациясе белән килдек. Барысына да зур рәхмәт әйтәсем килә – оештырулары позитив, барысы да бик матур, якты. Татарстан артистлары вообще шәп! Татарларга да, башкортларга да игътибар бер үк булды, берсен дә аермадылар, кимсетмәделәр, бөтенесен дә бер үк карадылар, бер үк яраттылар, каршы алдылар. Зур итеп рәхмәт әйтәсем килә Пермь крае губернаторына. Чакырып кына торсыннар, киләбез! Әлеге Сабантуйны Башкорстанда үткәрергә тәкъдим итсәләр бик теләп ризалашыр идек, – диде ул.

Киләсе елда Киров өлкәсендә очрашуларга кадәр!