Главные новости Пензы
Пенза
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан кызлары Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесендә җиңү яулады

0

Рамазан ае алдыннан Саратов Җәмигъ мәчетендә V Бөтенроссия Коръән укучылар бәйгесе узды. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте.

Бәйгедә Татарстанның Әлмәт мәдрәсәсеннән 19 яшьлек Айсылу Хаҗиева «Тулы Коръән текстын яттан белү» номинациясендә җиңү яулады. Казаннан 10 яшьлек Газизә Мифтахетдинова «Коръәннең 30 нчы җүзен яттан белү» номинациясендә беренче урын алды. Ул Коръәнне Казан шәһәренең «Бохара» мәчетендә Коръән өйрәнә. Казаннан 18 яшьлек Сәлсәбил Хәнәфиева «Тулы Коръән текстын яттан белү» номинациясендә икенче урын алды.

Бәйге ел саен Россиянең күренекле хәйриячесе һәм җәмәгать эшлеклесе Эдуард хаҗи Ганиев (1948-2019 еллар) истәлегенә үткәрелә. Саратов өлкәсе мөселманнары Диния Нәзарәте, РФ мөселманнары Диния нәзарәте, Идел буе мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Зәйд бин Сабит» Коръән үзәге оештырды. Конкурска Мәскәү, Пенза, Саратов өлкәләреннән, Татарстаннан, Дагыстаннан, Чечнядан һәм Ставрополь краеннан мөслимәләр җыелды.

Бәйге ике номинациядә узды:

  • «Коръәннең 30 нчы җүзен яттан белү» (12 яшькә кадәрге катнашучылар өчен);
  • «Тулы Коръән текстын яттан белү» (25 яшькә кадәрге катнашучылар өчен).

Мөслимәләрнең чыгышын Коръән буенча абруйлы жюри бәяләде. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев һәм Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин исә шәрәфле кунаклар булды, диелә хәбәрдә.