Главные новости Пензы
Пенза
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Музыка урынына – нәшидләр»: алып баручы Ирек Фатыйхов үзенчәлекле туй уздырган

0

Алып баручы Ирек Фатыйхов Яңа елны Урта Әләзән авылында 500 кешелек туй алып барудан башлап җибәргән. Пенза өлкәсендәге дөньядагы иң зур татар авылларының берсе булган Урта Әләзәндә туй-никах бәйрәмнәренә кагылышлы үзенчәлекләр дә бар икән. Ирек Фатыйхов 500 кешелек туйны алып баруы һәм андагы гореф-гадәтләр турында «Интертат»ка дә әйтеп үтте.

Ирек Фатыйхов, иң беренче чиратта, биредә яшәүче халыкның бик дини булуына игътибар иткән. Туйдагы күпчелек традицияләр дә әнә шул дин һәм дин кануннары буенча яшәүче халыкны хөрмәтләүдән килә.

«Урта Әләзән – бик зур авыл. Ялгышмасам, анда 10 меңгә якын кеше яши. Әлбәттә инде, авылда туйлар да бик зурлап, купшы итеп уздырыла.

Мин беренче тапкыр Чувашиянең Батыр районында 250 кешелек туй күреп шаккаткан идем. Әләзәнлеләр исә барысын да уздырып, туй мәҗлесләренә 500 кеше чакыралар.

16.00 сәгатьтә башланасы бәйрәмгә кунаклар инде 14.00 сәгатьтә үк җыела башлады. Бу – яхшырак урыннарны алып калу өчен эшләнелә. Туй башланып, кичке сәгать 8гә кадәр бәйрәмдә бер музыка да, җыр да яңгырамады. Чөнки авыл бик дини, анда дин кануннары буенча яшәүчеләр бик күп. Бу әллә каян күзгә ташлана. Кунакларның күпчелеге килү белән үк аерым бүлмәгә кереп намазларын укыдылар, намазга туй вакытында да бүленделәр.

Биредәге туйларда бер «Бал салу» дигән йола бар. Бу – килгән кунакларның, яшьләрне котлап, алып килгән бүләкләрен, акчаларын тапшыру мизгеле. Башта – кияү ягы, аннан кәләш ягы котлый. «Бал салу» 2 сәгатьтән артык дәвам итә, 500 кеше дә котлап чыкмыйча төгәлләнми. Туйның бу өлеше бернинди музыкасыз бара, бары тик нәшидләр генә яңгырый. Чөнки «Бал салу» башланганчы музыка куясың икән, дини кешеләр, акчаларын салмыйча, торып кайтып китәргә мөмкин икән (көлә). Котлаулар беткәннән соң кечкенә генә тәнәфес ясап алдык, кайтасы килгән кешеләр шул вакытта кайтып китте. Калган кунаклар белән бәйрәмне гадәти туй сыман музыка, уеннар белән дәвам иттек.

Туйга яшьләр Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинны чакырганнар иде. Ул ике блок чыгыш ясады. Кияү белән кәләш, кәләш белән әти биюләренә үзенең җырларын башкарды. (Ришат Төхвәтуллин да бу туйга исе китеп кайткан иде.)

Әлбәттә, мондый зур, үзенчәлекле туйны үткәрү зур җаваплылык сорый, үз кыенлыклары да бар. Беренчедән, 500 кешене үзеңә каратып торуы бик авыр. Икенчедән, анда зал да икегә бүленгән сыман иде, төрле якка йөреп эшләргә туры килде», – дип сөйләде безгә Ирек Фатыйхов.