Главные новости Пензы
Пенза
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Тукайчы-галимнәрнең мирасын өйрәнү:«Тукай тарихын ачыклауда Якуб Агишевның роле зур»

0

Шул галимнәр арасында текстолог-галим, Тукайчы-галим Якуб Агишевның тууына 125 ел булды.

– Якуб Агишев дигәндә, минем өчен беренче чиратта дәһшәтле сугыш елларында – 1943 елда чыккан Габдулла Тукайның академик басмасы күз алдына килә. Әле күптән түгел генә Габдулла Тукай әдәби музеенда бу китапка багышланган күргәзмә дә эшләде, – дип түгәрәк өстәлне ачып җибәрде Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова.

Якуб ага Агишев – татар әдәбияты галиме, педагог, әдәби тәнкыйтьче. Аның хезмәт юлы Казан дәүләт университетында, Казан педагогика университетында, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында һ.б. училищелар белән бәйле.

Якуб Агишевның фәнни мирасын өйрәнү мәсьәләсе бик кызыклы. Ул кайсы ягы белән үзенчәлекле, татар әдәбияты һәм Тукай фәнендә урыны нинди? Тукайчы-галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнүдә нәрсәләр эшләп була? Бердәмлектә – көч, ди халык мәкале. Бердәмлектә нинди мөмкинлекләребез бар икән – түгәрәк өстәлдә галимнәр шуны ачыкларга тырышты.

Равил Агишев: «Мин Якуб бабамның яраткан оныгы идем!»

Якуб Агишевның оныгы – авиация галиме, техник фәннәр докторы, профессор Равил Агишев – мөхтәрәм кунакларны берсе иде. Шунысы кызык: Якуб Агишевның оныкчыгы да биредә, ул да Якуб исемле:

– Бабам гомерен фәнгә, тормышка багышлаган, – дип сүзен башлады Равил Агишев. – Ул 1899 елда Пенза өлкәсе Пәлдәнге авылында игенчеләр гаиләсендә туган. 1912 елда исә әти-әнисе аны авылның бер сәүдәгәр кешесенә укытырга бирәләр. Яшүсмер чагында төрле шәһәрләрдә була. 1917-1918 елларда бабам Архангельск шәһәренең приказчиклар клубында һәвәскәр артист булып эшли, 1915-1918 елларда Архангельск реаль училищесын тәмамлый.

1919-1925 елларда Якуб Агишев туган ягы авылларында балалар укыта. 1926 елда Казанга килеп, Татар телен гамәлгә кертү курсларын тәмамлый. Бу вакытта ул дәү әнием Хәдичәгә өйләнә. Бер елдан соң минем әтием Рөстәм дөньяга килә.

Өч ел «Татстрах» оешмасында икътисадчы булып эшли. 1930-1934 елларда ул Казан педагогика институтында укый, аннары соң анда татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлый. Аннары Татарстан Халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире (1934-1937), Казан педагогия училищесы мөдире урынбасары (1937-1939), аннары Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми сәркатип, мөдир урынбасары (1939-1945) була, ә 1945-1947 елларда Казан театр училищесында укыта.

Бабам миңа Бөек Ватан сугышы елларында диссертациясенең әзер булып, аны якларга өлгерә алмавы турында сөйләгән иде. 1946 елда Габдулла Тукай иҗаты буенча Мәскәүдә кандидатлык диссертациясен яклый (диссертациянең исеме: «Халык шагыйре Габдулла Тукай иҗатындагы иҗтимагый-сәяси мотивлар»), 1947-1951 елларда Казан педагогика институтында, 1951-1960 елларда Казан дәүләт университетында укыта.

Бабам бик күп студентларның фәнни җитәкчесе булган, кайберләренең исемнәрен атап үтәсем килә, чөнки алар безнең өйгә бик еш килеп йөри иделәр: Мирза Мәхмүтов, Нил Юзеев, Илбарис Надиров, Гөлчәчәк Әдһәмова һ.б.

Дәү әтием 1972 елның 6 июнендә вафат була.

Мин Якуб бабамның яраткан оныгы идем. Миңа 14 яшь булганда, әтием китеп барды. Бабам әти урынына калды: ул киңәшче дә, тормышта дөрес юнәлеш бирүче якын кешем дә булды. Мин аңа бик рәхмәтлемен.

Якуб бабамның фәнни кызыксынулары Габдулла Тукайга багышлана. Ул аның иҗатын фәнни өлкәдә тирәнтен өйрәнә. Бабам буш вакытын миңа һәм сеңлемә багышлый иде: Габдулла Тукайның әкиятләрен, шигырьләрен сөйләгәне исемдә калган. Тукайның «Кәҗә белән сарык» әкиятен бүгенге көндә дә бабам сөйләве буенча хәтерлим. Якуб бабам мине бераз җырларга да өйрәтте, – диде ул.

Равил Агишев Габдулла Тукайның «Туган тел» җырын җырлап күрсәтте, җырны башкарганнан соң аның күзләренә мөлдерәмә яшьләр тулды. «Гафу итегез, бабамны искә төшердем», – диде Равил Рөстәм улы.

XX йөз башы татар әдәбиятлары классиклары, аеруча Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүгә бабам күп көч сала. Аның «Тукай – патриот» (1942), «Габдулла Тукай иҗаты» (1948, 1954), «Сайланма әсәрләр» (1954), «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Некрасов һәм Тукай» һәм башка хезмәтләре бар, – дип сөйләде Равил Агишев бабасы турында.

Лирон Хәмидуллин: «Якуб Агишев – яшьләр белән тартынмыйча аралашкан кешеләрнең берсе»

Якуб Агишевның хезмәтләрен өйрәнеп, мәкаләләр бастырган галим Лирон Хәмидуллин, Казанга килгәч тә, Якуб Агишев белән еш аралашканын әйтте:

– Башкортстаннан килгән Хәсән Сарьян дигән язучы бар иде. Аның белән бергә Каюм Насыйри урамындагы Якуб аганың йортында да булганыбыз булды. Безгә ул бала-чагалар кебек карамады, шәхес итеп кабул итте. Дусларча әңгәмә корган идек. Күңелдә олуг кеше буларак исемдә калган. Яшьләр белән тартынмыйча аралашкан кешеләрнең берсе. Ул елларда Нурихан Фәттах та шул тирәләрдә була иде, – диде ул.

Фоат Галимуллин: «Габдулла Тукай тарихын ачыклауда Якуб аганың хезмәте зур»

Казан университеты профессоры, татар әдәбияты белгече, диктор Фоат Галимуллин Якуб Агишев исеме университетта һәм фәндә өйрәнелү дәрәҗәсе турында сөйләде:

– 1930 елда 31 яшендә Казан Көнчыгыш педагогия институтына укырга керә. Яратып укый, укытучылары да аны ярата. Тәмамлау белән аспирантурада калырга тәкъдим итәләр. Ул чагында бездә нинди зур галимнәр эшли: Галимҗан Нигъмәти, Гали Рәхим, Җамал Вәлиди һ.б. Якуб Агишев Латыйф Җәләй җитәкчелегендә тел буенча аспирантурада укый.

1946 елда Көнчыгышны өйрәнү институтында аның Габдулла Тукайга багышланган хезмәтләрен исәпкә алып, фәнни хезмәтләре нигезендә доклад белән чыгыш ясап, «филология фәннәре кандидаты» дигән исем бирелә.

1951 – 1972 елларда Казан университетында бөтен көчен куеп эшли. Ул анда кафедра мөдире, доцент була. Мәгълүм сәбәпләр аркасында миңа аны күрү мөмкинлеге булмады. Педагогия институтында аны бик яратып искә алалар, сөйлиләр иде. Бигрәк тә, Мөхәммәт Гайнуллинның хатыны – доцент, укытучым Җамал Вәҗиева. Укытучыбыз Фатыйма апа Вәлиева да бик яратып сөйли торган иде. Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен дә иҗат кичәләрендә университет хәлләрен һәм Якуб абый турында җылы хатирәләрен сөйли иде. Якуб абыйны университетта бик тә зурлап искә алалар. «Казан утлары» журналының 2006 елның 7нче санында Миркасыйм Госмановның Якуб Агишев турында язмасы басылып чыккан иде. Шул язманы укыганнан соң Якуб ага күз алдына килә дә баса. Ул шундый принципиаль кеше була: Альберт Яхинны аспирантурага алдыруда зур роле була. Шамил Усманов, Гадел Кутуй да – Пенза өлкәсеннән. 1956 елдагы хәл-әхвәлләрдән соң Шамил Усмановны аклагач, Якуб ага Альберт Яхинга Шамил Усманов иҗатын өйрәнергә тәкъдим итә.

Габдулла Тукай тарихын ачыклауда Якуб аганың хезмәте зур. 1953 елда ул зур гына кереш мәкаләсендә «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай» дип яза. «Халык шагыйре» дип атау ул чагында әле кабул ителмәгән була. Мәкаләсендә үз фикерен әйтә. Шул рәвешле, аның Габдулла Тукайны өйрәнүдәге хезмәте бик зур. Алар искерми. Студентларыбыз ул хезмәтләргә еш кына мөрәҗәгать итә: диплом, курс эшләре язалар. Яңа шартларны исәпкә алып, бу хезмәтләрне файдаланырга киңәш итәбез. Якуб ага Тукай фәнендә яши, – диде ул.

Зөфәр Рәмиев: «Совет чорында Тукайны өйрәнүнең торышы темасына диссертация язылырга тиеш»

Әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Зөфәр Рәмиев Габдулла Тукайны өйрәнгән хезмәтләргә таянып эш иткән:

– Ул чорда шул ситуациядә Тукайны кайтаруда, яшәтүдә Якуб Агишевның хезмәтләре зур роль уйный. Катлаулы чор була ул. Якуб ага Габдулла Тукайны, шул вакыттагы мөмкинлекләрдән чыгып, милли шагыйрь итеп күрсәтә. Тукайны яклый. 1939-1945 елларда Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында эшләгәндә, Тукай турында диссертацияләр якланыла башлый.

Институтта эшләгәндә, Тукайга бәйле аңа мөрәҗәгать итүләр булган. Зариф Бәшири дигән шагыйрь булган, ул 1938 елда 5 елга сөрелә. Шуннан кайткач булса кирәк, 74 битле Тукай турындагы истәлекләрен яза. «Үзем үлгәнче бер нәрсә калдырыйм дип, зур авырлык белән яздым», – ди. Бәширине белгән кешеләре әйтүләренә һәм истәлекләрнең эчтәлегенә караганда, Тукай белән бәйләп, үзен күрсәтеп, мактап язганлыгы ачык күренә. Чөнки истәлекләрдә Тукай турында ышанырлык бер әйбер дә юк. Дөрес, ул чордагы шәкертләр хәрәкәтендә, әдәбият, матбугат турында бу өлкәдә белгечләр өчен ачык билгеле булган кайбер фактлар бар. Ләкин алар күп вакытта бозылып бирелә.

Минемчә, «Совет чорында Тукайны өйрәнүнең торышы» темасына диссертация язылырга тиеш. 1920-1930 елларда, Сталин чорында, аннары Хрущев чорында, мәсәлән, – диде галим.

Таһир Гыйлаҗев: «Якуб Агишевтан Тукай фәнендә эзләнүләр монографик планга күчә»

Габдулла Тукай иҗатын тәнкыйтьтә өйрәнгән галим, КФУның филология фәннәре кандидаты, доцент Таһир Гыйлаҗев Тукай фәне һәм Якуб Агишевның урыны турында сөйләде:

– Габдулла Тукайга багышланган академик басмасының беренче томы 1940 елда ук басылып чыгарга тиеш була. Әмма Бөек Ватан сугышы башлану белән, басмаларның чыгу вакыты кичектерелә. Беренче басма 1943 елда басылып чыга, икенчесе 1948 елда чыга. Беренче басманы Якуб Агишев белән Хәй Хисмәтуллин әзерли. Мин ул басмаларны күргәнем бар, ул чор рухына туры китереп тәкъдим ителә – бик кырыс, хәвефле, каршылыклы еллар... Якуб Агишевның тормыш юлын фәнгә, милли мәгарифкә, әдәбият белеме фәненә багышланган гомер, дип әйтер идем. Ул бик җаваплы урыннарда эшләгән.

Якуб Агишевның XX гасыр башы әдәби багланышлары нисбәтеннән Мәҗит Гафури, Каюм Насыйри, Муса Җәлилгә багышланган мәкаләләре дә бар. Ә инде Габдулла Тукай фәненә килгән вакытта, аның берничә хезмәте бар. Якуб Агишев, бер яктан караганда, шактый бәхетле юл үтә, шәхес культының авырлыгы аңа тимәгән, дигән тәэсир кала. Акыллы, төпле кеше булган, шундый булмаса, мондый юл үтә алмас иде.

1940-1950 елларны мин көч туплау дәвере дип атар идем. 1940 еллардан соң Тукайчы-галимнәрнең саны арта башлый. Икенче яктан, Якуб ага Габдулла Тукайны чор рухына туры китереп, әдәби багланышлар аспектыннан карый. Ләкин әдәби багланышлар аспекты – бер яклы. Кызганыч, ул чорларда классик әдәбият, урта гасырлар әдәбияты, Көнчыгышка, ислам мәдәниятенә, Коръән тәгълиматына тискәре мөнәсәбәт урнашкан вакыт була. Якуб Агишев – Габдулла Тукайның халыкчанлыгын таныган, аны дөньяга халык шагыйре дип әйтүдә раслаган галимнәрнең берсе. Тукай фәнендә Якуб Агишевның үз урыны бар. Аның иҗатын аерым бер фәнни юнәлештә эзләнүләр буларак дәвам итеп, диссертацияләр, фәнни хезмәтләр язарга мөмкин.

1920-1930 елларда Габдулла Тукайга багышланган язмалар фәнни мәкалә, бәхәсле мәкаләләр формасында гына була – форматы кечкенә булса да, нәкъ менә Якуб Агишевтан Тукайга багышланган монографик хезмәтләр чыга башлый, бу, димәк, Тукай фәнен Якуб Агишевлар тәҗрибәсендә үзенең яшәү шәкелендә үзгәртә – эзләнүләр монографик планга күчә, – диде ул.

Әлфәт Закирҗанов: «Якуб Агишевның хезмәтләре – Тукай иҗатын өйрәнүдә бер этап, бер баскыч булып тора»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбиятны өйрәнү бүлеге мөдире, филология фәннәре докторы, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов фикеренчә, Тукай фәне – татар әдәбият фәненең бер күрсәткече:

– Тукаебыз милли бер символ икән, шуңа күрә Тукай фәнен өйрәнүчеләрнең хезмәтенә дөрес, объектив бәя бирү, аларны онытмау һәм шуңа этәрелеп китеп, киләчәккә яңа бурычлар кую – барыбызның мөһим эше. Якуб аганың китап-хезмәтләре белән танышып чыктым. Якуб ага Тукайны күп, әйбәт өйрәнгән. Соңгы хезмәте – иң тулы, бай хезмәте – 6 бүлектән тора. Тукайдагы төп тема, мотивларга да таянып алып бара. Биографиясенә бәйле байтак фактларны мисал буларак китерә һәм иҗатындагы төп мотивларны билгели. Гади халык тормышына мөрәҗәгать итүе, шушы чордагы татар милләтен күтәрү омтылышына бәйле чор кимчелекләрен фаш итүе, Тукайның халыкка хезмәт итү идеясе белән янып яшәве кебек мәсьәләләр бар. Чор рухы – марксистик эстетика, социалистик идеология чагылыш тапкан. Барлык хезмәтләрендә бер фикер очрый: Тукай Казанга килгәч, милли-буржуаз яшьләр йогынтысында була, аннан соң гына ул Хөсәен Ямашев, Галиәсгар Камаллар белән аралаша башлый һәм демократик карашлы яшьләр мохите белән үсеп, үзгәреп, якыная. Тагын бер фикере: Тукайның Җаекта яшәгән вакытта Мотыйгуллиннар гаиләсе белән каршылыгы, Тукайны газета редакциясеннән китәргә мәҗбүр иткәннәр, дигән фикерләр калкытып куела. Кадимичелек һәм җәдидчелек күренешләрен ул вакыттагыча «зарарлы күренеш» дип бәяләү дә урын ала. Әмма Тукай иҗатын бәяләүдә рациональ «орлык» саклана.

Якуб абый әдәбиятны тирән аңлаган. Мин атап үткән фикерләре – шул чор рухындагы кимчелек. Шуңа күрә дә аның бу хезмәтләрен өйрәнү – Тукай иҗатын өйрәнүдә бер этап, бер баскыч булуы бәхәссез. Бәлки, нәкъ менә шушыларны тирәнрәк уку, өйрәнү башка галимнәребезне дә үстергәндер.

Татар обкомында милли-сәяси эшләрнең дөрес түгеллегенә бәйле рәвештә, 1944 елда татарга каршы көрәш башлана. 1946 елда Тел, әдәбият һәм тарих институтын шактый каты туздыралар. Шул уңай белән тарихчы Искәндәр Измайловның мәкаләсен эзләп таптым. 1946 елда русча язылган «Справка о работе Татарского научно-исследовательского института языка, литературы и истории при Наркомпросе ТАССР» дигән язманы китерә ул. Якуб абыйның 1946 елда ни өчен институттан китүе һәм педагогия институтына эшкә керүендә шушы справка нигез булып торган дип уйлыйм. Татар әдәбиятының периодларга бүленешен эшләгәндә хата җибәрелгән, монда Көнчыгыш культураның роле күрсәтелгән, ә рус әдәбиятының тәэсире киметелгән, диелә һәм Агишев, Хисмәтуллин фамилияләре күрсәтелә. Справкадагы икенче дәгъва – Агишев һәм Хисмәтуллин чыгарган Тукайның беренче томында институтның җавапсыз булуы, кереш мәкаләдә Тукайны дөрес бәяләмәве, шагыйрьнең текстларының төгәл булмавы күрсәтелә. Якуб абыйның «Тукай – патриот» сүзендәге кимчелекләрне күрсәтәләр. Мисалларны китергәннәр, Якуб абый ул хезмәтендә болай язган булган: «Көз» шигырендә Тукай рус революциясенең җимерелүен, 1906 елдагы реакция чорын күрсәткән». Булмаган җирдән бәйләнерлек сәбәп эзләп тапканнар, һәм, минем уйлавымча, Якуб ага институттан китәргә мәҗбүр булгандыр.

Бу справка кергән язманы Искәндәр Измайлов «Гасырлар авазы» журналында бастырып чыгарган булган.

Ләбиб Лерон: «Бөек шәхесләр туган авыллар мескен хәлгә калган – моны күреп күңел сыкрана»

«Безнең мирас» журналы баш мөхәррире, әдәбиятчы, Габдулла Тукай премиясе иясе, шагыйрь Ләбиб Лерон журналда Габдулла Тукай, Тукайны өйрәнгән галимнәргә багышланган мәкаләләр басылуын билгеләп үтте:

– Соңгы арада Мордовия, Пенза якларында йөреп кайттык. Ул замандагы дөньяның никадәр зур булуын аңлашыла – зур-зур авыллар мескен хәлгә калган, күңел сыкрана. Шамил Усманов, Һади Такташ, Габдрахман Әпсәләмов, Кәрим Тинчурин, Шәриф Камал, Гадел Кутуй, Әхмәт Симаев һ.б. туган якларында булдык. Шулкадәр бөек шәхесләр! Һәр чорның үзенең зур шәхесләре булган. Якуб абыйның гомере каһәрләнгән еллар чорына туры килә, ничек итеп ялгышмаска, үзеңне дә, милләтне дә уйларга, Тукайны да сакларга кирәк! Һәр чорның Тукайны өйрәнүчеләре булыр дип уйлыйм. Якуб абый иҗатына да тукталмыйча калмаслар. Аның турында нәфис фильм төшереп була икән, дигән нәтиҗәгә килдем.

Тукайга килгәндә, аның шигырьләре, әсәрләре ничәмә-ничә еллар басыла. Төрле чорлар булганлыгын әйттек. Бер-ике сүзен булса да үзгәртүчеләр, төшереп калдыручылар булгандыр, шуңа күрә хәзерге галимнәр, Тукайны өйрәнгәндә, зинһар, элекке басмаларга – кулъязмаларга таянып өйрәнсәләр иде, – диде ул.

Зөфәр Мөхәммәтшин: «Тукайны бөтенләй икенче яктан ача торган чыганаклар белән эшләргә кирәк»

Галим Зөфәр Мөхәммәтшин:

– Тукайның яңа томлыкларын төзегәндә, Якуб Агишев хезмәтләренә еш мөрәҗәгать иттек, шигырьләрне, искәрмәләрне, аңлатмаларны барладык. Текстларны бирү, язу мәсьәләләрен дә, шәхесләрне ачу (кайсыдыр кертелгән, кайсыларыдыр төшеп калган) мәсьәләләрен дә тикшердек. Әдәбият тарихында Тукайны өйрәнүче галимнәр, шәхесләр шактый. Тукайчы-галимнәр турында очрашуларны ешрак үткәрү, сөйләшүләрне матбугатка чыгару мәсьәләсен кайгыртырга кирәктер. Чөнки бик күп шәхесләрне онытабыз, алар турында белеп бетермибез.

Тукай энциклопедиясен төзегәндә берникадәр каршылыкларга очрадык. Габдулла Тукай – заман шагыйре. Заманның күп өлешен – XX гасыр матбугатын ныклап өйрәнергә кирәк. Шушы заман таләбе буенча гына язылган, чыккан мәкаләләр буенча гына да Тукай һәм аның замандашларына бәя биреп була. Чыганакларны эзләп, барлап чыксак та, шулай да, без төбенә төшеп өйрәнеп бетерә алмадык, дип саныйм. Тукайның томлыкларын төзегәндә аны ныграк өйрәнеп, Тукайны бөтенләй икенче яктан ача торган чыганаклар белән эшләргә кирәк. Шул вакытта гына без татар классик әдәбиятына тирәнрәк керә алыр идек. Агишевлар – шушы эшнең башында торган кешеләр, – диде ул.

Тәэминә Биктимерова: «Тукайның туганы булып, аны чын-чынлап яратып өйрәнгән галим – Вәлиулла Зәбировны да онытмасак иде!»

Тарих фәннәре белгече Тәэминә Биктимерова, Тукайчы-галимнәр темасын дәвам итеп, Габдулла Тукайның туганы – Вәлиулла Зәбиров турында өйрәнергә кирәклеген әйтте:

– 1937 елда 1116 галим репрессия корбаны була: аларны Карелиядә атып үтерәләр, 50дән артык милләт кешесе булган, шулар арасында Тукайның апасы Газизәнең улы – Вәлиулла абый Зәбиров та бар (Интернетта Вали Забиров дип табып була. – авт.) «Расстрелянные востоковеды» китабыннан аның турында укыган идем. Вәлиулла Забиров – СССР Фәннәр Академиясенең Ленинград бүлегендә тарихчылар җәмгыятенең секретаре, зур галим булган. Кыпчак теле, каракалпаклар, Пугачев, Урта Азия, Октябрь революциясе турында китаплары чыккан булган. Максат куеп, абыйсы Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнергә керешкән булган. Аның хәтта меңнән артык фәнни хезмәтләре Фәннәр академиясе архивында саклана икән.

Мин инде өлкән кеше, Якуб абый Агишев турында бер сүз дә әйтә алмыйм, без студент вакытта нәрсә ишеткәнбез – шул хакта гына беләбез. «Расстрелянные востоковеды» китабында Вәлиулла абый турында «Тукай турында иң беренчеләрдән булып аның иҗатын өйрәнүчеләрнең берсе» дип язылган иде. Исем-акылым китте. Вәлиулла Зәбировның Тукай турында нәрсәләр әйткәне, Тукайның нинди хезмәтләренә бәя биргәне кайчан да булса язылып чыгар микән?

Вәлиулла Зәбиров турында кайчан да булса, сез – галимнәр бәя биреп, язып чыксагыз, үлгәнче шуны бер ишетсәм ярар иде, минем кулымнан килә торган эш түгел ул. Онытылмасын иде! Туганы булып, аны чын-чынлап яратып өйрәнгән шәхес, – диде галимә.

Марсель Ибраһимовтан тәкъдим: «Тукаеведение ХХ – ХХI веков» антологиясе хезмәтенә алыныйк!»

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары, доцент Марсель Ибраһимов түгәрәк өстәлдә яңгыраган фикерләрне тыңлап, антология мәсьәләсенә тукталды:

– Гүзәл Фәрдиновнага рәхмәт! Бу музейны галимнәр өчен җәлеп итү ноктасы дип әйтеп була. Бу очрашуларны даими рәвештә үткәреп торыйк, бу фикер белән килешәм. Тукай фәнендә эз калдырган галимнәребез күп, аларны искә алып, түгәрәк өстәлләрне уздырсак, әйбәт булыр иде. Музейны, институтны, университетны оештыру үзәкләре буларак күз алдына китерәбез. «Тукаеведение ХХ – ХХI веков» антологиясе хезмәтенә алынмаска микән? Антологияне кемнәрне кертә алабыз, чөнки Тукай турында язмаган татар галиме юктыр. Бу – бик катлаулы мәсьәлә. Шул ук вакытта Тукай фәненең векторларын билгеләгән, Тукай фәнендә әһәмиятле өлеш керткән галимнәребез күп түгелдер. Антология 2 яки 3 томлык булып та чыгарга мөмкин. Минемчә, 2026 елдагы Тукайның юбилеена өлгертә алмабыз. Юбилей дип кенә фикер йөртмәскә кирәк. Бу эшкә алынып карасак, нигез бар. Булдыра алмаслык эш түгел.

1951 елда Якуб аганың брошюра рәвешендә язылган хезмәтен карадык. Хәзерге укучы аны, бик теләсә дә, таба алмый. Без аны антология рәвешендә бер китап итеп җыйсак (тулы итеп түгел, кыскартып бастырсак), галимнәр турында 2-3 битлек мәгълүмат бирсәк, ул безнең тарафтан галимнәрнең рухларына дога булып барып ирешер иде. Эшче төркем төзеп, концепцияне төзеп, инициатива буларак, җитәкчеләргә тәкъдим итсәк, минемчә, бу – шушы очрашуларның конкрет нәтиҗәсе булыр иде, – диде ул.

Габдулла Тукай әдәби музее мөдире Гүзәл Төхвәтова түгәрәк өстәлгә йомгак ясап, Тукай фәне өчен бик кызыклы фикерләр яңгыравын билгеләп үтте:

– Антология мәсьәләсе дә, системалы рәвештә юбилейларны тәкъдим итү, өйрәнү, диссертацияләр яклау... Тарихта калган төрле документларны әле безгә күпме өйрәнәсе бар икән! Шуларны бүгенге көндәге фәнебезнең юнәлешен билгели торган фикерләр дип кабул итәм, – диде.

Шулай ук түгәрәк өстәлдә Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Резидә Нәгыймуллина, музейның өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Медведева, музейның фәнни хезмәткәре Данис Хисмәтуллин катнашты.