Главные новости Орска
Орск
Январь
2016

Оренбург трассасында катып үлгән Эдуард Зиннуровны соңгы юлга озаттылар

0
  Ишеткәнсездер, берничә көн элек Оренбургта трассаларны яптылар, күп машиналар, шактый кеше, шул исәптән балалар буран тозагында калды. Үлем-китемсез дә булмады. 31 яшьлек Орск егете Эдуард Зиннуровны тәүлектән артык эзләделәр. Аның белән элемтә Орск-Оренбург трассасының 68 километрында, Медногорск шәһәре тирәсендә өзелгән. 4 гыйнвар көнне Эдуардның гәүдәсен машинасыннан ерак түгел җирдә табалар.  Егет белән хушлашырга якыннары, туганнары һәм дуслары - йөзләп кеше килгән. Коткару хезмәтләренә дәгъвалар бар. Аларның эшчәнлеген хәзер Оренбург прокуратурасы тикшерә.