Главные новости Оренбурга
Оренбург
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда буран сәбәпле, юллар ябылды - исемлек

0

Һава торышы бозылу сәбәпле (көчле кар яву, күрү мөмкинлеге чикләнү), юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан, Татарстанда кайбер юллар ябылды. Бу турыда «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итте.

17:00 сәгатьтән Татарстан Республикасы территориясендә автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен вакытлыча чикләүләре кертелде, диелә бу хәбәрдә.

Хәрәкт чикләнгән юллар:

  • «Казан – Оренбург» (Әлмәткә кадәр);
  • «Казан – Ульяновск»;
  • «Йошкар-Ола – Яшел Үзән – М7 «Волга»»;
  • М7 «Волга» автомобиль юлы, Киров шәһәренә таба;
  • М7 «Волга» һәм М12 «Восток».
  • «Алексеевск – Әлмәт» региональ автомобиль юлы.

Барлык чикләүләр дә һава торышы яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачак., диелә хәбәрдә.

Иртәгә, 8 гыйнварда, Татарстанда һава торышының тагын да ныграк бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Пәнҗешәмбе төнендә дә, көндез дә республика территориясендә, шул исәптән Казанда да, бураннар көтелә. Күрү мөмкинлеге 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк була.

Көчле җил исәчәк, аның тизлеге урыны-урыны белән 15–17 м/с ка кадәр җитәчәк (ТР башкаласында — 15 м/с ка кадәр).

Бозлавык барлыкка килү ихтималы зур. Юлларда кар катнаш шыгырдавык һәм бозлавык, кайбер урыннарда көчле булачак, диелә хәбәрдә.