Главные новости Оренбурга
Оренбург
Январь
2025
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Татарстанда Яңа ел каникулларын күңелле итеп уздырып була торган урыннар исемлеге

0

«Могҗизалар урманы»нда Кыш Бабай һәм Кар Кызы биләмәсе

Арча районының Яңа Кырлай авылында республиканың төп кышкы тылсымчысы Кыш Бабай һәм аның оныгы Кар Кызы биләмәсе урнашкан. Әкият геройлары йортына эләгү өчен кунакларга «Могҗизалар урманы» буйлап Шүрәле, Шайтан, Убырлы карчык, Батыр һәм татар фольклорының башка геройлары белән квест узарга туры киләчәк.

Шуннан соң Кыш Бабай кунакларны үзенең резиденциясенә алып керә, анда спектакль карарга, атларда йөрергә яки тау шуарга мөмкин. Керү бәясенә, экскурсиядән тыш, татлы бүләк, махсус штемпельле һәм исемле мөһерле бәйрәм төргәге-грамота һәм чәй эчү керә.

Фото: © Салават Камалетдинов

Кыш бабай резиденциясенең рәсми сайтында билгеләп үтелгәнчә, Яңа ел ялларында туристлар күп булу сәбәпле, килүне алдан планлаштырырга кирәк. «Могҗизалар урманы»на автомобиль белән барып җитәргә мөмкин, шулай ук Казаннан трансферга заказ бирергә мөмкинлеге бар. Ерактан килгән кунаклар якындагы кунакханә-күңел ачу комплексында туктый ала.

Таудан чаңгы шуу комплекслары

Яңа ел бәйрәмнәрендә актив ял итәргә яратучылар өчен таудан чаңгы шуу комплекслары эшләячәк. Rider Skill порталы мәгълүматлары буенча, Татарстанда алар барысы – алты. Мәсәлән, Югары Ослан районында чаңгычыларны «Печищи» базасында көтәләр. Әлеге спорт комплексы кунакларына биеклекләр аермасы 45 метрга кадәр җиткән һәм озынлыгы 300 метр чамасы булган берничә трасса тәкъдим итә. Базада чаңгы һәм башка җиһазлар прокаты, шулай ук кунак йорты каралган, анда ял итәргә һәм кайнар чәй белән җылынырга мөмкин.

Фото: © Салават Камалетдинов

Шулай ук Казан янында гына «Свияжские холмы» тау чаңгысы курорты бар. Ул шәһәрдән 40 километр ераклыкта урнашкан һәм өч елга – Идел, Зөя һәм Сулица кушылган урында калкып тора. Биредә биеклекләр аермасы 165 метр тәшкил итә. Барлыгы тау чаңгычылары өчен катлаулылыгы яшел, зәңгәр һәм кызыл дәрәҗәдәге биш трасса бар, яңа гына өйрәнүчеләр өчен аерым тау бите билгеләнгән. Территориядә шулай ук рестораннар, кафе, хаммам, сауналар һәм бассейн бар.

Әлмәттән ерак түгел «Ян» спорт-сәламәтләндерү комплексы эшли. Биредә кунакханә, санаторий-профилакторий һәм тау чаңгысы үзәге бар. Биеклекләр арасындагы аерма 110 метрдан 140 метрга кадәр, ә трассаларның гомуми озынлыгы – 3,2 километр. Чаңгычылар өчен инфраструктурадан тыш, биредә сноуборд, зорба һәм тюбинглар өчен трассалар да бар.

Фото: © Rider Skill порталыннан скриншот

Чаллыдан 40 км ераклыктагы «Федотово» комплексында чаңгыда шуарга була. Кукмарада ылыслы урман территориясендә – «Бакыр тавы» бар, ә Биектау районының Дөбъяз авылында «Каскад» тау чаңгысы комплексы урнашкан.

Термаль комплекслар

Татарстанда ял итүнең тагын бер популяр төре – термаль комплекслар. Казанның Оренбург трактындагы комплекс әлегә ачылмаган. Хәзерге вакытта Түбән Кама һәм Чаллыга бару мөмкинлеге бар.

Түбән Камадагы комплекста берничә бассейн, шул исәптән ачык һавадагы бассейн бар. 20 дән артык төрле сауна һәм мунчалар, спа-зоналар, салкын сулы коену урыны бар. Балалар өчен таулар белән бассейн, шулай ук уен бүлмәсе бар. Кунаклар өчен аквааэробика, йога, сулыш гимнастикасы һәм кадакта басып тору буенча дәресләр үткәрелә. Шәригать нормаларын үтәүчеләр комплекска махсус билгеләнгән сәгатьләрдә килә ала.

Фото: © Абдул Фәрхан

Чаллыдагы термаль комплекста 11 төрле мунча һәм панорама тәрәзәле зур бассейн бар. Балалар өчен уен зонасы булган бассейны каралган.

Тәвә кошлары, боланнар һәм альпакалар

Каникулларда балалар белән фермада булу кызыклы. Мәсәлән, Зөядән ерак түгел Яшел Үзән районында җәй көне «Пача Мама» паркы ачылды. Биредә 21 альпака, шулай ук куяннар һәм мараллар яши. 35 кешелек төркемнәр өчен 30 минутлык экскурсияләр каралган. Яңа елга анда Перу Кыш бабае, конкурслар һәм бүләкләр белән программа әзерләнгән.

Биектау районының Ямаширмә авылындагы фермада тәвә кошлары яши. Кунаклар өчен монда экскурсияләр уздыралар. Экскурсия барышында Африка кошларының төрләре, аларны үрчетү һәм үстерү үзенчәлекләре, шулай ук тәвә кошын үрчетү тарихы турында белергә мөмкин. Фермада шулай ук тәвә кошы ите, йомырка, май, каурыйлар, тәвә кошы маеннан ясалган крем, тәвә кошы тиресеннән эшләнмәләр һәм йомырка кабыгыннан сувенирлар сатыла торган кибет бар.

Фото: © Владимир Васильев

Балык Бистәсе районының Степановка авылында «Дикая ферма»да боланнар яши. Алар өчен мөмкин кадәр табигый яшәү тирәлегенә якын шартлар тудырганнар. Хайваннар 400 гектар территориядәге экопаркта йөри, шуңа күрә аларның барысын да күрү – уңыш эше. Анда хайваннар күп – Кызыл китапка кертелгән 180 таплы боланнан тыш, фермада 80нән артык марал һәм якынча шулкадәр үк кыргый куян яши. Килүчеләр өчен биредә күлләр, экосукмаклар, чишмәләр, кафе-музей ясалган. Кибеттә сувенир сыйфатында ташланган болан мөгезләреннән ясалган бизәнү әйберләре һәм Алтай косметикасы сатып алырга мөмкин.

Раифада – кар сыннары, Болгарда – коймаклар һәм остаханәләр

Фото: vbolgar.ru

Болгарда да Яңа ел программасы әзерләгәннәр. 2-5 гыйнварда Болгар музей-тыюлыгы кунакларын Кыш Бабай һәм Кар кызы каршы алачак. Җырлар, биюләр, уеннар, бүләкләр, кайнар чәй һәм мич коймагы вәгъдә итәләр. Болгар цивилизациясе музеенда «Ханбикәнең Яңа ел остаханәсе» эшләячәк. Анда Болгар Яңа ел сувенирын ясарга өйрәтәчәкләр.

Фото: © Абдул Фәрхан

Шулай ук 2-7 гыйнварда барлык теләүчеләрне кышкы Болгар буенча экскурсиягә чакыралар. Программада Болгар цивилизациясе музее, Коръән музеенда булу һәм XIII-XIV гасыр архитектура һәйкәлләре белән танышу каралган.

6 гыйнварда Болгар цивилизациясе музееның күргәзмә мәйданчыгында «Раштуа сюжетлары» дип аталган почта открыткалары күргәзмәсе ачылачак. Анда кайчандыр бәйрәм котлауларының аерылгысыз өлеше булган, ә хәзер Болгар музей-тыюлыгы фондларында сакланган открыткаларны күрергә мөмкин булачак.

Фото: © Салават Камалетдинов

Раифа Богородицкий монастыре ел саен үткәрелә торган «Боз һәм ут» кар скульптуралары Раштуа фестиваленә чакыра. Ул монастырь алдындагы мәйданда 8 гыйнварга кадәр узачак. Традиция буенча кунаклар боз һәм кардан ясалган күп метрлы автор композицияләрен күрәчәк. Шулай ук төрле остаханәләрдә, ярминкәдә, боз шугалагында һәм башка күңел ачуларда катнаша ала.

«Татар-информ» сайтыннан Александра Давыдова материалы тәрҗемә ителде.