Главные новости Оренбурга
Оренбург
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Данис Шакиров Рифат Зариповка: «Бәлеш алып килмәдек, барыбер тазартып булмый сине»

0

Татарстанның атказанган артисты Рифат Зариповның Казанда концертлары башланды. Рифат 15-20 октябрь көннәрендә «Уникс» мәдәният сараенда «Культур-мультур» исемле программасы белән сәхнә тота. Беренче көнне үк дустын тәбрикләргә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров та килгән иде.

Ул үзеннән алда сәхнәгә чыгып, Рифатка күчтәнәчкә бәлеш тапшырган бер тамашачыны күздә тотып: «Дустым, без сиңа бәлеш алып килмәдек, барыбер тазартып булмый сине», – диде.

Данис Шакиров җырчыга зур кәрҗиндә затлы чәчәк бәйләме бүләк итте. «Әлеге чәчәкләрне кабул итеп ал. Татарның оясы булган Оренбург өлкәсенең Карамалы районы Бакый авылының чын татар егете ул Рифат! Меңләгән чакрымнар ул юлда. Татар җырын, татар сүзен, татар моңын яңгырата. Бик тәртипле егет. Безнең дуслар арасында ул – иң ябыгы. Без белгәннән бирле 59 кило ул. Төбәкләрдә шактый гына әбиләр: «Улым, ул хәтле сикермә инде, сөякләреңнән пар чыга бит», – дип тә әйтеп куялар. Бик булган егет. Чын татар егете. Исән-сау булыйк, дус булыйк! Син татарга кирәк!» – дип әйтте.

Фото: © Гөлнар Гарифуллина

«Бик зур рәхмәт, шундый матур сүзләрегезгә, хөрмәтегезгә. Киләчәктә дә татар халкын сөендереп яшәргә насыйп булсын!» – диде җавап сүзендә Рифат Зарипов.