Кормаш – Җәлил төркеменең батырлыгы: татар геройлары биографиясеннән яңа фактлар
Германия дә чыккан хөкем карарында: «Кормашев һәм тагын 10 кеше» төркеме «дошманга ярдәм итте», ә аның лидеры «Рейхның хәрби куәтенә зыян салды», – диелгән.
Яшерен төркемдәгеләрнең батырлыгы турында Михаил Черепанов материалларында бәян ителгән иде инде.
Шуны искәртеп үтәргә кирәк, фашистларга каршы тору төркеменең атамасы хөкем карарында шартлы рәвештә күрсәтелмәгән: аны чыннан да Марий Эл Республикасының Параньгинский районыннан татар Гайнан Нури улы Кормашев җитәкләгән. Моның дәлиле – РФ Хәрби фәннәр академиясе президенты, армия генералы Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәевның «Зур сугыш эпизоды» мәкаләсе.
«Берлинда... әсирлеккә төшкән татар интеллигенциясе вәкилләреннән хәрби әсирләр арасында пропаганда төркеме оештырыла: радиопропаганда редакциясендә, «Идел-Урал» газетасы редакциясендә, анда язучылар һәм журналистлар (Абдулла Алиш, Әхмәт Симаев) җәлеп ителә. Эмигрант милләтче даирәләр катнашында пропаганда ротасы оештырыла, аңа 1943 елның февралендә танылган татар шагыйре Муса Җәлил дә җәлеп ителә.
Төркем әгъзалары әсирләр лагерьларына бара, нацизмга каршы тору буенча яшерен төркемнәр челтәрен киңәйтә. Төркемне командованиенең махсус биреме белән әсирлеккә эләккән Кызыл Армиянең иң яшь офицеры Гайнан Кормашев оештыра. Алар легионерларны партизаннарга күчәргә һәм лагерьдан качарга гына түгел, ә баш күтәрүгә әзерлиләр. 1943 елның августында аларның эшчәнлеге Радом лагеренда массакүләм кулга алыну (40тан артык кеше) сәбәпле өзелә, төркем Берлинның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә. «Провал операции «Шаровая молния» китабыннан өземтәләр китерелә (Казан, 2010, 24-38 битләр).
1990 елның 5 маенда, СССР Президенты М.С. Горбачев указы белән, «яшерен антифашист төркемендә актив патриотик эшчәнлекләре һәм күрсәткән ныклык һәм батырлыклары өчен» җәзалап үтерелгәннәр, үлгәннән соң, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнәләр.
Гитлер тикшерүчеләре теркәгәнчә һәм Белоруссия партизаннары раслаганча, антифашистлар эшчәнлеге нәтиҗәсендә, 1943 елның 23 февралендә 530 татар хәрби әсире, гомерләрен куркыныч астына куеп, Витебск янында партизаннар ягына күчәләр. Ә 1944 елда Франциягә күчерелгән «Идел-Урал»ның калган 23 мең легионеры бу илне фашистлардан азат итүдә катнаша. Җәзалап үтерелгәннәрне исемләп искә төшерик.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Гайнан Кормашев яшерен оешмада сугышчан бишлекләр төзи, аларның эшен координацияли, шулай ук яңа әгъзалардан Ватанга тугрылык анты кабул итә.
Муса Җәлил хәрби әсирләр лагерьларына концерт группасы белән йөри, үзенең шигырьләре белән, якташларына үзләренең Гитлерга хезмәт итәргә чакырылган мөселман шәһидләр түгел, ә россияле татарлар икәнлекләрен искә төшерә. Һәм аларның һәркайсының кулында – Идел аръягындагы гаиләсенең генә түгел, бөтен татар халкының язмышы торуын аңлата.
Әхмәт Симаев Берлинда СССР халыклары телләрендә радиопропаганда алып барган «Винета» радиостанциясендә диктор булып эшли. Ул Совинформбюро хәбәр иткән фронттагы хәлләр турында листовкалар әзерли.
Зиннәт Хәсәнов җырчы һәм укучы-декламатор буларак чыгыш ясый, листовкалар тарата, оешма ячейкалары арасында элемтәче булып эшли.
Абдулла Алиш 1943 елның җәендә Берлин үзәгендә, «Идел-Урал» газетасы редакциясендә фашизмга каршы листовкалар бастыруны җайга сала.
Фашистларга каршы агитациядә Абдулла Батталов, Фуат Сәйфелмөлеков, Фуат Булатов, Гариф Шабаев, Сәлим Бохаров актив катнаша.
Әхәт Атнашев листовкалар тарата, батальонның оешкан төстә партизаннар ягына күчүен әзерли.
XXI гасырда ачылган архив документлары арасыннан мин Әхәт Атнашев һәм Әхмәт Симаевны бүләкләү документларының күчермәләрен таба алдым. Бу – Кормаш төркемендә очраклы кешеләр булмаганлыгына тагын бер дәлил.
Дошман тылындагы «Сугышчан казанышлары өчен»
«Сугышчан казанышлар өчен» медаленә тәкъдим итүдә түбәндәгеләр теркәлгән: Симаев Әхмәт Садретдин улы, 1915 елгы, ефрейтор, рация начальнигы, татар, партиясез. 1940 елдан Кызыл Армиядә. Полк дошман тылында сугышчан бурычларын үтәгән чорда, 1942 елның 20 гыйнварыннан катлаулы метеорологик һәм сугышчан шартларда Көнбатыш фронт штабы белән өзлексез элемтәдә тора.
Симаев Бөек Ватан сугышының беренче, иң массакүләм һава-десант операцияләренең берсендә катнаша. 250нче укчы полк десантчыларының беренче группасы 1942 елның 18-22 гыйнварында төнлә Вязьмадан көньяктарак немец гаскәрләре тылына төшерелә. Десантчылар, дошман коммуникацияләрен кулга алып, 33нче армия һәм 1нче гвардия кавалерия корпусы һөҗүменә булышлык итә.
«Кызыл Байрак» орденына лаек
Шул ук 1нче гвардия кавалерия корпусында Әхәт Мәхмүт улы Атнашев та хезмәт иткән. Бүләкләү кәгазендә теркәлгән: 1917 елда туган (Петропавловск шәһәре, Казахстан). Казахстанның Акмолинск өлкәсе Степняк РВКсына чакырыла. 1нче гвардия кавалерия дивизиясенең 3нче гвардия кавалерия полкында Россия коммунистик яшьләр берлеге бюросының гвардия кече политругы. Татар, ВКП(б) әгъзасы, 1933 елдан Кызыл Армиядә. Ватан сугышында 1941 елның июненнән катнаша.
«Иптәш Атнашев 1941 елның 12 июлендә Кукурузян авылы (Молдова) янында 80гә якын немец солдатын һәм офицерын юк итә, шуның белән эскадронга авылны алу буенча приказны үтәргә мөмкинлек бирә.
1941 елның июлендә Балтыйк районы (Молдованың) Екатериновка авылы янындагы сугышта, оборонада булганда, дошманның 2 һөҗүмен кире кага, 2 ут ноктасын юк итә. 1942 елның гыйнварыннан полк комсомолы бюросы сәркатибе булып эшли, иптәш Атнашев полкның комсомол оешмасын оештыру һәм тәрбияләү буенча зур эш башкара.
Атнашев Озера авылы янындагы сугышта, полк Варшава шоссесы өчен сугыш алып барганда (Калуга өлк.) 1942 елның гыйнварында 4нче эскадронда була. Станоклы пулеметларның 2 расчеты сафтан чыга. Ул комсомолецларны оештыра, үзе станоклы пулемет артына ята, дошманны тар-мар итүен дәвам итә, эскадронга оборонага урнашырга мөмкинлек бирә. Атнашев, бер төркем комсомолецлар белән, беренче булып Варшава шоссесына чыга һәм дошманның ут нокталарын юк итә башлый».
Полкның 3нче гвардия командиры, гвардия майоры Коровин аны «Кызыл Байрак» орденына тәкъдим итә. Кавдивизиянең 1нче гвардия командованиесе аның Кызыл Байрак орденына лаек икәнен раслый. Ләкин 1942 елның 7 июлендә кавкорпусның 1нче гвардия командующие, генерал-майор В.К. Баранов «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләргә дигән төзәтмә кертә.
Хәрби әсир Әхәт Атнашевның картасында: әтисенең адресы – Төньяк Казахстан өлкәсе, Степняк шәһәре, Кызылармеец урамы, 80нче йорт; Әхәтнең туган көне – 1918 елның 12 декабре, буе – 165 см, чәчләре кара төстә, диелгән. Сугышка кадәрге һөнәре – бухгалтер, хәрби дәрәҗәсе – лейтенант, хезмәт урыны – 1 кав. дивизия, әсирлеккә эләгү датасы һәм урыны – 1942 елның 22 июне, Калуга өлкәсендәге Киров шәһәре. Әсирнең легионга эләккәнче тотылган лагерьлары санап үтелә. Һәм иң мөһиме – геройның бармак эзе бар.
Партизан документлары дәлилли
1990 елларда Сураж бистәсе янындагы урманда белорус эзләүчеләре 1нче партизан бригадасы партизаннары исемлеге салынган цинк тартма таба. Шул исәптән 1943 елның 23 февралендә Белоруссиянең Витебск районына күчкән татар-хәрби әсирләрнекен дә. 1943 елда ук һәлак булганнарны искә төшерик.
Сысоев отрядында 1943 елның 19 маенда Беларусьның Витебск өлкәсендә һәлак булалар:
Азаматов Мөстәкыйм Шакир улы, 1923 елгы, Волгоград өлкәсе Чернышково авылында туган. Агротехник. Кече сержант, бүлек командиры.
Галләмов Фәйзи Насретдин улы, 1921 елгы, Татарстанның Лаеш районы Атабай авылында туган. 134нче укчы полк кызылармеецы.
Гатауллин Гомәр Кәрим улы, 1910 елда туган, Казан шәһәренең Подометьев ур., 114нче йортында яшәгән.
Курганов Муллай, 1920 елгы, Төньяк Осетиянең Владикавказ шәһәре Карногай районында туган.
Мостафин Исмәгыйль, 1909 елгы, Саратов өлкәсе Иске Полтава районы Латошинка авылында туган, Кабарда-Балкариянең Нальчик районы Түбән Баксаннан мобилизацияләнгән.
Хаматов Гали, 1917 елгы, Казахстан өлкәсенең Джархин районы Дихкан Гарат авылында туган. Сержант.
Хәмидуллин Касыйм, 1912 елгы, Татарстанның Менделеевск районы Татар Сарсазы авылында туган.
Хәсәнов Әхмәт Әхмәт улы, 1922 елгы, Пенза өлкәсе Никольский районы Әхмәтовка авылында туган.
Сугыштан 1943 елның 19 маенда әйләнеп кайтмыйлар:
Аллагулов Биктимер Вәли улы, 1912 елгы, Башкортстанның Стәрлебаш районы Айтуган авылында туган.
Измайлов Садыйк, 1911 елгы, Әстерхан өлкәсе Черноярск районы Каменный Яр авылында туган.
Мөхетдинов Габетдин Сәйфетдин улы, 1913 елгы, Әстерхан шәһәре Идел буе районы Бәхтимер авылында туган.
Райманов Габидулла, 1913 елгы, Оренбург өлкәсе Шарлык районы Япчинай авылында туган.
Сәйтимов Басыйр, 1921 елгы, Омск өлкәсе Тимеев районы Андреевское авылында туган.
Соколов Абдукадыйр Усман улы, 1919 елгы, Пенза өлкәсе-Городище районы Чаадаевка авылында туган.
Шигаев Әхтәм, 1918 елгы, Башкортстанның Салават районы Лаклы авылында туган.
Татарстанда туганнар:
Бикбаев Фатыйх Сабир улы, 1913 елгы, Кама Тамагы районы Кече Салтык авылында туган.
Дәүләтшин Гата Мөхәммәтдин улы, 1921 елгы, Лениногорск районы Мөкмин авылында туган.
Закирҗанов Йосыф, 1910 елгы, Балтач районы Килна авылында туган.
Мингалиев Нургали, 1914 елгы, Арча районы Казиле авылында туган.
Нәҗмиев Сафа, 1918 елгы, Буа районы Түбән Наратбаш авылында туган.
Рәхимов Гыймай Рәхим улы, 1913 елгы, Мөслим районы Бакабиз авылында туган.
Фәрфуллин Габдри, 1918 елгы, Саба районы Югары Шытсу авылында туган.
Хәйретдинов Юныс, 1918 елгы, Тәтеш районы Келәш авылында туган.
Шаһиәхмәтов Гомәр Сәгъди улы, 1921 елда туган, Казанлы, Комсомол ур., 20нче йортта яшәгән.
Шәрипов Рәхим Шәрип улы, 1917 елгы, Кукмара районы Мәмәшир авылында туган.
Шәрифуллин Шәгый (Шәфикъ), 1918 елгы, Балтач районы Бөрбаш авылында туган
Якупов Хуҗа, 1915 елгы, Балтач районы Кили авылында туган.
1943 елның 6 мартында Витебск өлкәсе Голевичи авылында һәлак булалар:
Минголов Мисхәт, 1912 елгы, Татарстанның Сарман районы Күтәмәле авылында туган.
Сәлимҗанов Кадыйр, 1923 елгы, Новосибирск өлкәсе Чановский районында туган.
Тукшантов Җаһинша, 1913 елгы, Мәскәү өлкәсендәге Орехово-Зуево шәһәрендә туган. 1943 елның 31 маенда Витебск өлкәсендә һәлак булган.
Гыйзатуллин Фазыл Шәйдәк улы, 1916 елгы, Башкортстанның Кушнаренко районы Илек авылында туган. Лейтенант, взвод командиры.
Бәхмутов Әдһәм Хафиз улы, 1912 елгы, Волгоград өлкәсенең Черноярск районы Каменный Яр авылында туган, Әстерхан өлкәсенең Нариман районы Татар Обелкасы авылында яшәгән. Гурко отрядында взвод командиры булган. 1944 елның 14 сентябрендә Латвиянең Бацкий районы Бертужас авылында һәлак булган.
Гайнетдинов Кәшәф Гайнетдин улы, 1919 елда туган, 1939 елның 24 ноябрендә Марий Элдан мобилизацияләнгән. Гурко отряды разведчигы. 1944 елда сугыштан кайтмый.
Сабирҗанов Салих, 1915 елгы, Арча районы Мәмсәй авылында туган. 102нче укчы полкның пулеметчысы. Погорелов партизан отряды сугышчысы. 1943 елның 24 августында Витебск өлкәсе Рыбаки авылында һәлак булган.
Хәйретдинов Хәйдәрша Хәйретдин улы, 1920 елгы, Татарстанның Мөслим районы Сикия авылында туган. 133нче танк бригадасы сержанты. Погорелов партизан отрядының разведка отделениесе командиры. 1943 елның 7 июлендә һәлак булган. Витебск өлкәсенең Сураж районы Буа зиратында җирләнгән.
Яхин Салих Фазлый улы, 1911 елгы, Арча районы Урта Пошалым авылында туган, 18нче укчы дивизиянең 97нче укчы полкы кызылармеецы. Партизаннар бригадасының взвод командиры. 1943 елның 7 мартында Витебск өлкәсе Павловичи авылында һәлак булган.
«Миллиард.Татар», Михаил Черепанов
Фотолар автор тарафыннан тәкъдим ителде.