Главные новости Омска
Омск
Июнь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26
27
28
29
30

Омск өлкәсендә су баскан Әшевән авылы старостасы Илнур Байбиков вафат булган

0
Омск өлкәсендә су баскан Әшевән авылы старостасы Илнур Байбиков вафат булган

13 июньгә каршы төндә Омск өлкәсе Усть-Ишим районы Әшевән авылы старостасы Илнур Байбиков вафат булган. Бу турыда «ВКонтакте»да Омск татарлары сәхифәсендә хәбәр ителә.

  • Омскиның татар авылларын су баса: үлгән сарык түшкәләре йөзә, чардуганнар агып китә… Илнур Байбиков «Интертат»ка шул хакта сөйләгән иде.

2024 елның май башында Ишим һәм Иртеш елгасында су күтәрелгәч, Әшевән авылын су баса. Әшевән авылы су астында кала, терлекләр һәлак була, калганнарына азык кирәк була, печәннәрне су агызып алып китә. Илнур ярдәм сорап хакимияткә мөрәҗәгать итә. Аннары Әшевән һәм башка авылларга ярдәм итәләр, терлекләр ач үлемнән коткарыла. Бу Илнурның, гаиләсенең, аның якташларының гомеренең җиңел вакыты булмый. Кешеләр бер мизгелдә баш өстендә түбәсен, милеген, терлекләрен югалта. Моны кичерү кыен, диелә хәбәрдә.

Хатыны Диләрәнең һәм балаларының кайгысын уртаклашабыз.