Главные новости Нурлата
Нурлат
Ноябрь
2024
1
2
3
4
5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Рәфис Кәлимуллин белән төнлә юлда күңелсез хәл булган: «Белмим, нинди көн бу?!»

0

Җырчы Рәфис Кәлимуллинның төнлә юлда машинасы ватылган. Кичә ул Нурлат районы Бикүле авылында концерт куйган, концерттан кайтканда күңелсез хәл килеп чыккан.

«Хәерле төннәр, дуслар! Мин Нурлат районы Мамык авылында «заправкада» утырып торам. Кискен генә машина катты. Двигатель эшләми. Трактор кебек эшләп тора. Алексеевскида кафе янында икенче машинада төркемем дә, генератор җимерелеп, юлда калды. Белмим, нинди көн бу?! Заправкада эшләүче ханымнан: «Кереп җылыныйм әле», – дип сорадым. Кертмәде. Мин Нурлатныкы, артист, менә видео, фотолар, дим. Кешегә барыбер», – дип сөйли социаль челтәрдә. Бу хәлләр төнге берләрдә булган.

«Дуслар, Алексеевскида берәрегез буш булса, минем 2 биюче, 2 музыкант, администратор кыз кафеда җылынып утыралар, аларны Казанга илтергә кеше юк. Беркем трубканы алмый. Мин дә монда утырып торам. Үтеп китүче дә юк. Берәрсе белән Нурлатка барыр идем. Бер көндә нәрсә булды. Концерт белән бардык, концерт куйдык, хәзер 2 машина да ватылды», – дип сөйли җырчы.

Бераздан инде ул сары «мигалкалы» машинадан сөйли. Юл хезмәткәрләре ярдәм кулы сузган икән. Норлат егетләре үз кешеләрен бәлада калдырмаган. «Дорожники не спят, работают», – дип елмая үзләре дә.

Шул ук вакытта Алексеевскида калган төркеменә дә ярдәм килгән. «Ярый дуслар бар», – дип яза җырчы.

Рәфис Кәлимуллин вакыт-вакыт шундый «сәер» хәлләр белән очрашып тора. Әле күптән түгел генә, энә табып, бозым түгелме икән, дип шикләнгән иде.

Рәфис Кәлимуллин энә тапкан: «Бозым түгелме соң бу?»