Главные новости Ноябрьска
Ноябрьск
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстанның атказанган матбугат хезмәткәре, журналист Лиза Нурлыева вафат булган

0

2024 елның 5 сентябрендә 61 яшендә ТРның Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре атказанган хезмәткәре, танылган журналист, җәмәгать эшлеклесе Нурлыева Лиза Рөстәм кызы безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды, дип хәбәр итә Азнакай районынның «Маяк» газетасы.

Басма кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерә.

«Бу – халкыбыз өчен зур югалту. Хуш, бәхил бул, Лиза Рөстәмовна!

Лиза Рөстәм кызы – районыбызның гына түгел, җөмһүриятебезнең танылган, күренекле, зур ихтирамга лаек, хөрмәт казанган шәхесе, ул гомеренең соңгы минутларына кадәр үз һөнәренә тугры булды: журналистика өлкәсендә эшләде. Кешеләрнең гозерләренә, борчу-кайгыларына беркайчан битараф калмас иде, күпләргә терәк һәм киңәшче, таяныч һәм ышанычлы дус булды.

Лиза Нурлыева (Каһарманова) Мөслим районы Иске Чакмак авылында туган. Мәктәп елларыннан ук чарлана башлаган каләме аны Мөслим районының «Авыл офыклары» газетасына алып килә, корректор ярдәмчесе булып эшли башлый. Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлый. 1986 елда – җаваплы сәркатип, ә 1990 елда мөхәррир урынбасары вазифасы йөкләнә. 1997 елда ул Себергә китә. Монда да журналист югалып калмый, Ноябрьск шәһәрендә «Төрек дөньясы» газетасын чыгара, Татарстан белән Башкортстанның сәяси, мәдәни тормышын яктырта. Төмән өлкәсе Ноябрьск шәһәренең татар-төрек автономиясен оештыруда башлап йөри. Шәһәр телерадиокомпаниясендә татар-төрек диаспорасы өчен тапшырулар алып бара, Бөтенсоюз Татар Конгрессы белән берлектә татар теле һәм әдәбиятын укыту өлкәсендә актив эшчәнлек алып бара. Көчле рухлы, тырыш ханым гаиләсенә килгән фаҗига, авыр югалту алдында сыгылып төшми, нинди генә авырлыклар кичерсә, авыр йөк тартса да каләмен читкә куймый, алны-ялны белми эшли.

2000 елда Нурлыевлар гаиләсе иренең туган шәһәре Азнакайга кайтып төпләнә. Лиза Нурлыева Азнакай районының «Маяк» газетасында эшли башлый. Район газетасына кушымта булып чыгып килүче балалар һәм яшьләр өчен «Спектр» газетасын җитәкли, бик күп укучыларның сәләтләрен ача, журналистикага юл күрсәтә. Тирәнтен белеме, бай тәҗрибәсе, оештыру осталыгы аңа төрле урыннарда лаеклы эшләргә ярдәм итә. 2008-2012 елларда «Маяк» газетасы баш мөхәррире урынбасары, газетаның җаваплы сәркатибе, бүлек мөдире булып эшли. Редакция бинасында республикада беренчеләрдән саналган матбугат музеен булдыруның башында тора, аны баету, тулыландыру өчен бар тырышлыгын куя. ТРның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләре атказанган хезмәткәре, Татарстан хөкүмәтенең, судьялар советының, Министрлар Кабинетының, «ТАТМЕДИА» АҖнең, РФ, ТР Журналистлар берлекләренең, Азнакай һәм Мөслим районнары хакимиятләренең күпсанлы дипломнары, Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатларына ия. Лиза Рөстәм кызы – районыбыз тарихына олы өлеш керткән шәхес. Ул – район тарихы, район кешеләренә, әфганчыларга, медицина хезмәткәрләренә багышланган китапларның редакторы һәм редколлегия әгъзасы. «Маяк» газетасы тарихын барлаган «Үткәннәрне барлап, киләчәккә ышанычлы атлап» китабын төзеп, баш редакторы булып, газетаның тарихын язып калдырды. Районның җәмәгать эшләрендә актив катнашты. Иҗтимагый тәрбияче, районның төрле комиссияләре, иҗтимагый оешмалары: Хатын-кызлар советы, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы һәм башка оешмаларның әгъзасы, 3нче ТОС җитәкчесе. Нинди генә йөк тартса да, беркайчан да каләмен читкә куймады, гомеренең соңгы көннәренә кадәр алны-ялны белми язды, халкыбызның яраткан хәбәрчесе буларак, халык мәхәббәтен яулады.

Бәхил бул, Лиза Рөстәмовна! Тыныч йокла! Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын. Сезнең якты истәлегегез безнең күңелләрдә мәңге сакланыр, халкыбыз үзенең тырыш кызын, яраткан журналистын беркайчан да онытмас. Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез.

М.З.Шәйдуллин, Р.А.Галеева, А.Х.Шәмсетдинов, Д.Р.Гыйләҗев, А.Ф.Хәлиуллин, Э.С.Галиева, Ф.Ф.Шәйхулов, И.И.Шәрифуллин, И.Ф.Шиһапов, М.М.Рәшитова»

* * *

Лиза Нур белән хушлашу мәрәсиме иртәгә – 6 сентябрьдә 9.30 сәгатьтә Азнакай шәһәренең Татарстан мәйданында үткәрелә.