Главные новости Новосибирска
Новосибирск
Январь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Илһам чишмәсе» бәйгесендә: «Чыштык-пыштык җырлар халкыбызны оятка гына калдыра ала!»

0

Әнә шундый фикерләр белән уйланып, Бөтендөнья татар конгрессы бинасына килеп кердем. Сәбәбе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров истәлегенә багышланган «Илһам чишмәсе» исемендәге V төбәкара җыр бәйгесенең I этабы уза. Билгеле, конгрессның әллә ни олы булмаган, түгәрәк өстәлләр һәм эшлекле сөйләшүләр алып барырга яраклы залына ничәмә конкурсантны җыю мөмкин булмас иде! Әмма замана технологияләре ярдәмендә бәйгечеләрнең видеоларын бәяләү мөмкин.

Кадрия Идрисова: Илһам Шакиров – җыр сәнгатендә гасырга бер була торган шәхес

Конгресс карамагындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары берлеге рәисе Кадрия Идрисова, Илһам Шакиров – җыр сәнгатендә гасырга бер була торган шәхес, диде. Ул шулай ук «Илһам чишмәсе»нең 5нче тапкыр үткәрелүен һәм Илһам Шакировның юбилей елы булуын ассызыклады.

Кадрия Рәесовна, интернет киңлекләрендә, социаль челтәрләрдә дә яза бит халык, Илһам абыйныкы кебек тавыш юк һәм башкача булмаячак, дип. Илһам агабызның сәхнә юлын дәвам итәрлек «йолдызлар» кабынып торамы?

Минем фикеремчә, Юлай, һәр чорның үз геройлары, шәхесләре була. Илһам Шакиров – җыр сәнгатендә гасырга бер була торган шәхес. Андый җырчылар кабатланып килми. Ләкин Илһам ага юлын дәвам иткән талантлы җырчылар бар. Катнашучы төбәкләр саны елдан-ел арта. Быел әлеге бәйгедә 15 төбәк һәм 1 чит ил дә катнаша – Мисырдан да бер бала җырлый. Киләсе елда тагы 2 ил вәкиле катнашу теләген белдерде. Төбәкләргә килгәндә, Новосибирск, Мәскәү, Пермь, Оренбург өлкәләре, Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан килүчеләрне әйтеп китәр идем, – диде Кадрия Идрисова.

Илһам Шакировның якты истәлегенә багышланган бәйгедә данлыклы җырчыларыбыз Зифа Басыйрова һәм Әлфия Авзалова җырларын башкаручылар номинацияләре дә кертелә.

Без Илһам абыйны космос биеклегенә күтәрәбез икән татар җырчылары арасында, ул бит үзе генә җырлап андый биеклекләргә менә алмас иде. Алар бит аның җыр, репертуар булдырганда да илһамчылары булган. Шул чорларда Зифа Басыйрова һәм Әлфия Авзаловалар да булган. Әмма Илһам ага номинациясе кызыл сызык белән алда бара, – диде ул.

Оештыру комитетыннан алынган мәгълүмат буенча, бәйгенең төп бурычлары: татар милләтенең легендар җырчысы Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү. Шулай ук бөек шәхеснең җыр сәнгатенә булган мөнәсәбәте нигезендә яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү тора икән.

«Җырчылар «чыштык-пыштык» җырлар белән халкыбызны, мәдәни сулышыбызны оятка гына калдыра ала!»

Журналистлар булган чакта, иң яшь категория катнашучылар гына тыңланды. Шуңа күрә, бәйгенең беренчел нәтиҗәләре турында язу да дөрес булмас. Ә халкыбызны, шул җәһәттән «Интертат» укучыларын борчыган сорау: бүгенге җырчылар, сәхнә «йолдызлары» Илһам абыйлар күрсәткән иҗат юлыннан бара алалармы? Сәхнә кыйбласына тугры калалармы?

Жюри комиссиясендә Илһам аганың туган ягы булган Сарман якларыннан, кем әйтмешли «бер чишмә сулары эчеп үскән» Татарстанның халык артисткалары Зөһрә Сәхабиева белән Зөһрә Шәрифуллиналар бар иде.

Иң башта Зөһрә апа Сәхабиева белән сөйләшеп алдым.

Зөһрә апа, сез бит – Илһам Шакиров һәм ул легендар плеяда белән бер сәхнәдә җырлаган шәхес. Бүгенге җырчылар турында фикерегез, бәяләмәгез нинди? Эстрадада ни хәл?

Илһам абый шәхесен, әлбәттә, кабатлап булмый. Ул – уникаль. Шундый профессиональ яктан югарылыкка ирешергә омтылырга кирәк! Әлбәттә, кирәк. Бүгенге көндә югары махсус белемле җырчыларыбыз юк түгел. Илһам абыйда бит – Аллаһтан бирелгән татар моңы! Илһам Шакиров – үзе татар моңы! Бу яктан аның кебек булу мөмкин түгел. Өметле буын үсеп килә. Бу конкурс – тирән уйлар һәм максатлар белән сугарылып эшләнә.

Еш кына гади тамашачы ТР халык артисты Филүс Каһировның да җырлау стилен, үз-үзен сәхнәдә тотышын Илһам абый стиленә тәңгәлләштерә.

Филүс – без карап торган җырчыларның берсе. Ул, әлбәттә, Илһам абый репертуарын тыңлаган, өйрәнгән. Шуңа күрә дә белемле. Әле тыңлавын күреп торабыз, үсешкә омтыла. Ул аны кабатлый, дип әйтә алмыйм. Филүс – Илһам абыйларның халыкчанлыгын, татар моңына ихтирамнарын дәвам итә. Шулай ук мэтрыбыз юлын матур итеп дәвам итүче тенорларыбыз бар. Без ярлы түгел!

Әлеге көн сәхнә «йолдыз»ларына, фальш белән җырлаучы иптәшләргә нинди сүзләрегез бар?

Менә бер көн, берничә ай җырлыйм әле, матди хәлемне кайгыртыйм әле, дип җырлаучылардан мәңге җырчы чыкмаячак! «Соңыннан бизнеска китәм» диючеләре дә бар. Аларның үсеше булмый. Милләтемә, мәдәниятемә файда китерим, дип җырларга кирәк. Җырчылар «чыштык-пыштык» җырлар белән халкыбызны, мәдәни сулышыбызны оятка гына калдыра ала! Үзеңне танытуның юлы бер – чын сәнгать кешесе булу. Ә халкыңны «недразумение», «патология» кебек җырлар җырлап, клиплар төшереп адәм мәсхәрәсенә калдыру бик җиңел. Бүгенге көндә яңгыраган җырлар – җыр әсәрләре түгел күбесе! Алар халыкка да, тарихка да зыян гына сала алалар бит.

Советлар Союзы дәверендә эшләгән артистларыбыз – клиплар турында бик тыйнак кына хыялланган затлар. Ә хәзер бар мөмкинлекләр бар, шуңа өстәп, кесәләрең дә акча белән тулы булса – рәхәтләнеп төшер генә! Кайбер эстрада җырчыларыбыз, кредитка бата-бата, клип төшерүләрен, ротация ясауларын үзләре дә сөйләгәннәре бар. Клип төшерү – танылуга бер баскычмы?

Без Совет чорына да, әлеге заманга да эләктек. Хәзерге вакытта бит клиплар күбрәк интернетта популярлык яулый. Әмма аларның да югары дәрәҗәдә булулары зарур. Алар сәнгать әсәре булсын иде. Безгә аларның кирәге булмады, чөнки гел халык, тамашачылар арасында идек. Телевидениедә, радиода даими эшләдек. Бик күп эшләдек. Без тулы концертлар яздырдык, алар ТВ «Алтын фонд» архивына кереп калды. Саклансыннар гына! Күрсәтеп торалар.

Алга таба Зөһрә апа Шәрифуллина белән әңгәмәләштек. Әйтергә кирәк, җырчының бераз кәефе дә юк иде сымак. Конкурсантларны бәяләү башланганчы ни булса әйтергә дә теләмәде журналист халкына.

Зөһрә апа, Илһам абый кебек үрләргә менүче җырчыларыбыз булыр микән әле ул?

Әлбәттә, шулкадәр талантлар күп! Тел бетә, моң бетә, дигән сүзләргә – бу ачыктан-ачык җавап! Телебез дә, моңыбыз да, динебез дә бетми. Чөнки шулхәтле күп сәләтле яшьләр килә. Илһам абыйның традицияләрен, моңын дәвам итүче җырчылар бихисап, минем карашка. Аның иҗатына бүгенге көндә дә мөрәҗәгать итәләр. Мине шунысы сөендерә – аның җырларын яшьләр актив башкара. Бала-чага да җырларын белә. Аннан менә әлеге вакытта, кайсы гына җырчыга «Син бүгенге көндә кемне тыңладың?» дисәң, «Кемнең иҗаты белән сәхнәгә чыктың, кем иҗатына мөкиббән?» дип сорасаң – Илһам Шакиров, диячәк. Моңа иманым камил. Илһам абыйның репертуарга уңышлы җырлар сайлавы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, аның киеме – бу бит зур сәхнә мәктәбе, алыштыргысыз мәктәп!

Бүгенге көн җырчыларын йомшак кына итеп әйткәндә – экстравагантлы итеп киенүче җырчыларыбыз да бар… Ә шулай да сәхнә гүзәллекне ярата, диләр. Бу мәсьәләгә карашыгыз нинди?

Менә бит, сәхнә – тәрбия, халыкны агарту урыны да. Онытмаска кирәк, без бит татарлар! Әлбәттә, сәхнәдән авызыңны ачып ни дә булса әйткәнче, син уйларга тиеш! Бу сүз белән син нәрсә әйтергә телисең? Халык ничек кабул итәчәк? Киемнәр, костюмнар буенча да – сәхнә бит ул изге урын, анда теләсә нәрсә кияргә дә, сөйләргә дә ярамый. Шуны да билгеләп үтик: тормыш агымы бит бер урында гына тормый. Халык җырлары да, баян моңнары да, эстрадасы да кирәк. Чөнки сәхнәне тоту кирәк. Бәлки, кемдер, каршы әйтер, тик халык җырлары белән генә әлеге көндә игътибар җәлеп итеп булмый. Хәзер шулай ук «янып» торган эстрада йолдызлары күп. Әмма син милли рухлы булырга тиешсең. Әйтик, нинди генә күлмәк кисәң дә, шунда берәр җирдә, әлбәттә, милли элемент, орнамент булса – бигрәк матур. Мин татар, дип әйтә торган. Мин, гомумән, ачык киемнәргә каршы.

Хәзерге вакытта элеккеге сәхнә мэтрларыбызның җырларын яңарту бер мода сулышын алды. Мисал итеп китерә алам, сезнең «Су буенда учак яна» җырын Илсөя Бәдретдиновалар башкаруында ишеттек. Күп тә үтмәде, яшьләрнең телефон рингтоннарында ишетә башладык ул җырны.

Минем үземнең җырларымны болай да, яңартып та бик күп җырлыйлар. Әйтик, әйе, ТР атказанган артисткасы Илсөя Бәдретдинова 5 җырымны башкара. Әйе, бу традиция дә яшәсен, уңай карыйм. Чөнки, безнең җырлар – иләктән иләнеп, худсовет аша үтеп, халык күңеленә барып җиткән җырлар. Аларның көйләре дә бик күркәм. Сез шуны да онытмагыз, мин менә 70 яшькә җиткәндә – 18 яшьлек тамашачым булалмый. Ә яшь буын җырчыларның тамашачылары – яшьләр! Менә шулай итеп җырларыбыз яшьләргә дә барып җитә. Аларны бик яратып тыңлыйлар! Менә бу – бик мөһим әйбер, димәк, җыр-моңнарыбыз буыннан буынга дәвам итә. Әлбәттә, җырларымны яшьләргә җырларга рөхсәт иткәндә шартларым бар. Элеккеге җырларны яңартуларына, алар белән чыгыш ясауларына каршы түгелмен. Ләкин, бер әйбергә каршы. Көйне үзгәртеп җырламасыннар иде! Ничек бар, шулай җырласыннар! Менә безне халык ничек шушы җыр белән кабул иткән, шулай булсын. Ясасыннар, үзгәртсеннәр аранжировкасын, ләкин нигә көйне үзгәртергә…

Бу сорауны Зөһрә апа Сәхабиевага да биргән идем, клип төшерү – бер танылу юлымы ул? Бу фикергә ни әйтерсез?

Без бит бөтенебез дә сәхнә түренә танылу өчен менәбез. Бу сүзләрем һәр заман артистларына да кагыла. Безне тыңласыннар, яратсыннар һәм концертларыбызга килсеннәр иде, дип. Безне белмәсәләр, танымасалар, халык йөрми бит. Шуңа күрә, клипларга уңай караштамын. Безнең чорда андый әйберләр бик булмады. Аннан соң, клиплар бик саллы чыгымнар сорый. Әгәр дә җырчының мөмкинлеге булса, нигә клип төшермәскә? Төшерсеннәр рәхәтләнеп, әмма сыйфатлы итсеннәр. Клип – мин уйлавымча, үзенә күрә бер бәләкәй генә спектакль. Аның сюжеты бар, нәрсәнедер үзеңә аласың, тамашачының сабак алуы ихтимал. Кызганыч, безнең чорда андый әйберләр булмады.

Язмага нокта куйганда

Чынлап та, Илһам Шакировның иҗат юлын дәвам итүчеләр, бәлки, шушы конкурс аша табылыр әле, дип тә өметләр баглыйк. Кайбер матбугат әһелләре мөхтәрәм жюридан шушы конкурстан үсеп чыккан җырчыларны да таптырырга тырышты. Тик, әле 5 ел гына үткәрелгән бәйгедән сәхнә балкытырлык җырчылар чыгуы икеле…

Зөһрә апалар шикелле олпат җырчыларыбызны, мэтрларыбызны бәйгечеләрне бәяләргә җәлеп итү дә зыянлы булмас. Ә бәлки, алар бик сирәк калган булсалар да, Илһам абый белән бер сәхнәдә балкыганнарны шушында җиңгәннәргә «даими остаз» итәргәдер?!

Һәм, әлбәттә, өлкән буын җырчыларыбыз сүзләре белән дә килешмичә булмаганы көн кебек ачык. Инде бер-бер артлы җиңел-җилпе җырларга бик тә сәер клипларга караганда, элеккеге, әле клипсыз җырлар «клиплануына» шатланыр идек, мөгаен.