Главные новости Новосибирска
Новосибирск
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29
30
31

«Улын төртеп җибәреп коткарды». Троллейбус таптаган авырлы хатын үлгән

0

Новосибирск шәһәрендә 25 яшьлек хатын-кызны троллейбус таптый. Ул авырлы була, 4 яшьлек улын җитәкләп бара. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Фаҗига 28 октябрьдә иртән була. Әни белән бала җәяүлеләр кичүеннән чыга. Шул чакта аларны троллейбус таптый. Хатын нәни улын төртеп җибәреп коткара, үзе һәлак була.

«Без килеп җиткәндә, урында реанимация һәм юл-патруль хезмәте эшли иде. Аннары мәрхүмәнең туганнары килеп җитте, ире дә килде. Ире калтырана, кычкыра», – ди шаһитлар.

Алар сүзләренчә, авырлы хатынны җәяүлеләр кичүендә үк бәрдергәннәрдер. «Аннары берничә метр сөйрәп барган кебек. Троллейбусның алгы тәрәзәсе дә нык ватылган», – ди алар.

Мәрхүмә хатынның танышлары сүзләренчә, ул балалар бакчасында нянечка булып эшли, бәби көтә.

«Ул 7нче ай авырлы иде. 2 атнадан декретка җыенды. Авария ничек булганын белмибез. Улын коткарырга өлгергәнен беләбез, аны төртеп җибәргән. Аның бераз тырналган урыннары гына бар. Фаҗигадән соң малайны балалар бакчасына китерделәр», – ди танышлары.

Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, троллейбус белән 66 яшьлек хатын идарә иткән. Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.