Главные новости Новосибирска
Новосибирск
Июль
2024

Икенче Халыкара Иртыш буе Сабан туеннан репортаж: Омск татарлары – милли хисле халык

0

Иртыш буендагы Халыкара дәрәҗәдәге Сабантуй икенче мәртәбә үткәрелде. Аның беренчесе 2022 елда Казахстанның Семей шәһәрендә узган иде. Бу Сабантуй 2 елга бер оештырылып килә. Милли үзенчәлегебезне, гореф-гадәтләребезне ачыктан-ачык күрсәткән бәйрәмнең чираттагысы да килеп җиткән.

Омск һәм тулаем Себер татарлары: Кемнәр соң алар?

Себер татарлары, башлыча, Новосибирск, Омск, Томск һәм Төмән өлкәләрендә яши. Шулай ук Ханты-Мансийск, Нижневартовск шәһәрләрендә гомер иткән милләттәшләребезне дә беләбез, үз телләрен, милли мәдәниятләрен рус мохитендә дә саклап яшәүләрен күрәбез. Себер татарларының сөйләмнәре көнчыгыш татар теле диалектына карый, ди филологлар.

Себер татарларының этномәдәни үзенчәлекләре барлыкка килүдә төркиләр, фин-угор, самодий һәм өлешчә монгол халыклары хәлиткеч роль уйнаган, ди тарихчылар.

Себер татарлары Алтын Урда, ул таркалгач барлыкка килгән Себер ханлыгы дәверләрендә формалаша. Соңрак аларга Бохара төбәгеннән килгән төркиләр (Бохари төркиләр) һәм XVI йөздә – XX йөз башында Себергә күченгән Идел буе-Урал алды татарлары йогынтысы зур була. XVII–XIX йөзләрдә, Себер җирләре руслар тарафыннан үзләштерелү белән бәйле рәвештә, Себер татарларының барлык төркемнәренең таралышы җитди үзгәрешләр кичерә (торак пунктларның зураюы, яшәү территориясе чикләре үзгәрү һ.б.)

дип языла бу төбәктәге милләттәшләребез хакында Татар энциклопедиясе сайтында.

Омск шәһәре татарлары хакында исә ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Омскиның «Ибир» (Себер) татар милли-мәдәни мохтарияте җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы, биредәге «Ак калфак» рәисе Фәгыйлә Чумарова «Себер сүзе» дип аталган китап нәшер иткән. Ул анда «Татар дөньясы» гәзитендә басылган язмаларын, бу җирләрдә игелекле тормышлары, башкарган зур хезмәтләре белән халык һәм дәүләт рәхмәтен яулаган татарлар турында ифрат күп мәгълүмат биргән. Шулай ук басма татарларның тарихы белән дә баетылган. Кереш сүзне Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлимнәр язган.

Татар авыллары, нигездә, Иртыш һәм Тубыл елгалары ярларына урнашкан. Административ бүленеш буенча алар Төмән һәм Омск өлкәләренә керә. Бу яклардагы хезмәт сөючән халыкның урман-болыннарын сугарып, мәһабәт Иртыш ага.

Иртыш елгасы – Россия, Казахстан һәм Кытай аркылы ага. Аның озынлыгы 4248 километрны тәшкил итә, һәм ул Обь елгасына суларын коя. Елга хакында бихисап легендалар халык аваз иҗатында сакланып килә. Кайбер тарихчылар аны, татар ханы исеменә бәйле, ди, икенче берәүләр төрки халыклар телендәге сүзләрдән барлыкка килгән исем булуын да әйтә (Ир + теш сүзләреннән).

Омск өлкәсе төрле киек җәнлекләргә, җиләк-җимеш һәм чикләвекләргә бай урманнары авыр елларда кешеләргә исән калырга ярдәм иткән, 1921 ачлык елларында монда килеп, үзенә сыеныр урын һәм ризык тапкан. Елга-күлләрендә исәпсез күп балыклар икән.

Бүгенге көнне монда җанисәп нәтиҗәләре буенча үзләрен «себер татарлары» буларак таныткан 6297 милләттәш гомер итә. Әлеге мәгълүмат 2020 елгы җанисәптә билгеле булган. Алдагы халык санын алудан татар халык биредә берникадәр кимегән, әлбәттә. Тик, шәхсән үзем монда шулкадәр күп милли-иҗтимагый оешмалар булуына, аларның җир җимертеп эшләвенә хәйран калдым. Татар – кайда да татар булып кала икән ул. Мәдәниятебезне үстерүгә лаеклы өлеш кертеп, рус мохитендә башка милләт вәкилләре белән үзара дуслыкта, татулыкта яшәп ятуларына сөенеп тә куйдым.

  • Омск шәһәре хакимиятеннән алынган рәсми мәгълүмат нигезендә: татарлар саны рус белән казахлардан кала өченче урында, ләбаса.

Гөрләп торды көн буе Иртыш буе Сабан туе!

​​​​​Омскидагы икенче Халыкара Иртыш буе Сабан туена 24 июльдә юл тоткан идек. Иң башта, әлбәттә, билетлар хакында да соңгы мизгелдә генә хәбәр ителү, иске генә вагон булуы да күңелне кырмады түгел. Шулай да, бер вагонда талантлары ташып торган татарлар җыелганда нинди күңел төшенкелеге булсын инде?! Бар поездга гармун, баян көйләренә татар җырларын яңгыратып, Омск шәһәрендәге милләттәшләр белән күрешүне зарыгып көтеп бардык. Яшел Үзәннең Зур Күлбаш авылыннан «Авылым җәүһәрләре» гаилә ансамбле хәтта Байкал якларына юл тоткан рус әфәндесенә татар телен, татар җырларын өйрәтеп бетерә язды! Тукталышларда, төшеп, репетицияләр ясалды.

Шулай бик күңелле, кәеф көрлегендә барып төштек без Себергә. Сабантуй үтәсе көнне дә зарыгып көтеп алдык. Иртыш буе Сабан туе шәһәрнең «Яшел утрау» паркында, 27 июльдә үтте. Әлбәттә, татарча язулар күбрәк, татар телендә элмә такталар, сәхнә «задниклары» була калса – күпкә күркәмрәк тә күренеш булыр иде. Шулай да, монда хакимлек иткән татар халкының бәйрәм тантанасы һәркемгә ачыктан-ачык күренде, татар милли мәдәниятенең хозурлыгына чумдырды.

Хәерле көн, кадерле милләттәшләр, хөрмәтле кунаклар! Без сезне икенче Халыкара Иртыш буе Сабан туенда кайнар сәламлибез! Сабантуй байрагын күтәрү өчен «Звонаревокутское» хуҗалыгы рәисе, Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Омск өлкәсе кыр остазы Илфир Еникеев һәм Омск өлкәсе Төбәк Сабан туеның баш батыры, көрәшче Наил Моратов чакырыла, – дип башладылар милли бәйрәм тантанасын алып баручылар Гөлүсә Сөнгатуллина һәм Иван Остроумов.

Пролог өлешендә исә бәйрәм сәхнәсен Татарстанның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию, аның каршында оешкан «Ак инеш», Казаннан «Бермәнчек» ансамбльләре, «Казан» студиясе биючеләре, «Болгарлар» һәм Омскиның урындагы коллективлары бизәде.

Алып баручылар шулай ук бу Сабан туе атамасында елга исеме нигә булганын да аңлатып үттеләр:

– Татарда «су хәтере» дигән бик матур төшенчә бар. Һәр тамчысында милләтебезнең тарихын, гореф-гадәтләрен саклаучы, буыннардан буыннарга җиткерүче 2 бөек елга – Идел һәм Иртыш туган җир, Ватан төшенчәләре белән бер дәрәҗәдә бөек! Татарларны бөтен дөньяда беләләр. Без халкыбызның гореф-гадәтләре, Россия дәүләтенең бер матур бизәге булып яшәвебез белән чиксез горурланабыз! Кая гына барсак та, милләттәшләребез белән очрашып, якын туганнардай күрешәбез, хәл сорашабыз. Һәр милли җанлы татар кешесенең күңелендә «минем халкым – минем горурлыгым» дигән матур гыйбарә яши!

Прологта җир-суга, тырыш хезмәткә карата булган ихтирам тулысынча данланды. «Бөек елгалар халкымны яшәтә», «Кичке уен», «Язгы чәчү», «Бүләк, бирнә җыю» һәм «Сабантуй уеннары» кебек күренешләрне күрдек. Соңгысында 140лап сәхнә әһеле катнашты.

Алга таба Себернең рус халкы «Сибирская здравица» вокал-бию композициясен тәкъдим итте. Иртыш буе Сабан туеның географиясе киң иде. Бәйрәмгә төрле төбәкләрдән чиксез күп кунаклар килде. Гомумән, Сабантуйга Россиянең 9 төбәгеннән делегацияләр килгән иде.

2024 елда илнең 62 төбәгендә һәм 39 чит илдә Сабан туйлары үтә. Бу Сабантуйда Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автономияле округы, Юградан, Алтай һәм Красноярск краеннан, Иркутск, Кемерово, Курган, Новосибирск, Свердловск, Томск һәм Чиләбе өлкәләреннән, Татарстан Республикасыннан, шулай ук Ямал-Ненец автономияле округыннан делегацияләр килгән иде. Казахстан Республикасыннан, Кытайдан килгән делегатлар, күпсанлы милләттәшләребез дә безнең яныбызда булды.

Васил Шәйхразыев: «Иртыш буе Сабан туе көчне һәм бердәмлекне дәлилли»

Бәйрәм ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Омск губернаторы, өлкәнең Хөкүмәт рәисе Виталий Хоценко халыкны сәламләде һәм милли бәйрәм уңаеннан тәбрикләүләрен ирештерделәр.

Васил Габтелгаяз улы әйтүенчә, әлеге Сабантуй көч һәм бердәмлекне дәлилли. «Бөек Тукай телендә һәрберегез белән «исәнмесез» дип исәнләшәм. Татарстан Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ихлас котлыйм. Без беренче Иртыш буе Сабан туен Казахстанда уздырган идек», – диде Васил Шәйхразыев.

Җитәкче шулай ук Омск өлкәсендә булган су ташу гарасаты вакытында да күпмилләтле Омск халкының бердәм булуын ассызыклады. Васил Шәйхразыев ил иминлеге, дөнья тынычлыгы өчен махсус хәрби операция тәмамлануын, күпмилләтле ил халкының алга таба да бердәмлектә яшәвен теләде.

Омск губернаторы Иртыш буе Сабан туенда: «Көчле елга көчле халыклар»

Омск губернаторы, өлкәнең Хөкүмәт рәисе Иртыш буендагы халыкның көчле булуын, бердәм яшәвен әйтте.

«Иртыш буе Сабан туе Россия, Кытай һәм Казахстан илләреннән халыкларны җыя. Көчле елга – көчле халыклар. Күпмилләтле халкыбыз үзара бердәмлектә яши. Без аеруча Татарстан халкы белән аралашып, дус-тату гомер итәбез. Татарстаннан безнең бәйрәмгә 250 чамасы кеше килде. Аеруча Яшел Үзәнгә бу бәйрәмне оештыру эшендә катнашканы өчен рәхмәтемне белдерәм», – диде Виталий Хоценко.

Шулай ук Омск губернаторы Васил Шәйхразыевны «Халыклар дуслыгы» медале белән бүләкләде.

Алга таба мәртәбәле кунаклар Себер якларында яшәсәләр дә, татар мохитен саклауга, милли мәдәниятне үстерүгә һәм гореф-гадәтләрне пропагандалауга зур өлеш керткән татарларны хөрмәтләде.

Этноконфессиональ килешүне саклап калу һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен, «Халыклар дуслыгы» медаленә Омск өлкәсенең «Мәдәният» региональ татар милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый органы советы рәисе Радик Миңнеханов ия булды. Омск өлкәсе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән татар милли-мәдәни автономиясенең «Ибир» (Себер) җирле иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Марат Катыйров, күпьеллык намуслы хезмәте, югары һөнәри осталыгы һәм мәдәниятне үстерүгә керткән зур өлеше өчен, Омск шәһәренең «Кызыл Гвардия исемендәге шәһәр мәдәният һәм сәнгать сарае» бюджет мәдәният учреждениесе хормейстеры Гөлфия Шәйхетдинова, Омск өлкәсендә II Халыкара Иртыш Сабан туен оештыруда һәм уздыруда актив катнашканы өчен, Омск өлкәсе Губернаторының Рәхмәт хаты белән Омскиның «Ибир» (Себер) татар милли-мәдәни автономиясе җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре Тамир Алимбаев, Садия Мөхәммәтшина, Татар туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең Тевриз бүлекчәсе Советы Рәисе Әнис Хәбибуллин һәм ТР Яшел Үзән районы башлыгы урынбасары Николай Бызин хөрмәтләнүгә лаек дип табылдылар.

Шулай ук ТР Рәисенең Рәхмәте Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте иҗтимагый оешмасы рәисе Радик Миңнеханов һәм шушы оешма вәкиле Ренат Гайнуллин, Омск өлкәсенең «Иртеш» татар милли-мәдәни үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы әгъзасы Нәсим Мөбәраков һәм Омскиның «Ибир» (Себер) татар милли-мәдәни мохтарияте җирле иҗтимагый оешмасы вәкилләре Тамир Алимбаевка, Рөстәм Герасимчукка белдерелде.

Омскиның «Ибир» (Себер) татар милли-мәдәни мохтарияте җирле иҗтимагый оешмасы әгъзасы Фәгыйлә Чумаровага татар милли мәдәниятен саклауга hәм үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Милләтләр арасында татулыкны hәм тынычлыкны ныгытуга, татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен, «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале белән ия булучылар арасында Омск өлкәсенең «Иртеш» татар милли-мәдәни үзәге» төбәк иҗтимагый оешмасы башкарма директоры Наил Марятов һәм Марат Катыйров булды.

Бергә-гомергә: Сәхнә түрендә 50, 55 һәм 70 еллык туй тантаналарын билгеләүче татар гаиләләре бүләкләр алды, тәбрикләүләр кабул итте. Сөбханаллаһ, нинди ямьле күренеш!

Тантаналы рәвештә зур-зур бүләкләргә ия булган милләттәшләрне ихлас күңелдән тәбриклибез.

Ерактагы якын кардәшләребез уйлары, фикерләре

Язучы һәм журналист Фәгыйлә Чумарова:

– Татарстаныбыз белән бергәләп, зурлап оештырылган шушы бәйрәмдә катнашуыма бик шатмын. Без – Омск татарлары – милләт өчен җанатып, телебезне саклап, мәдәниятебезне данлап яшибез. Оныкларга да татар телендә рәхәтләнеп аралашырга өйрәтәбез, өндибез. Ана телебез – безнең горурлыгыбыз.

Гомумән, без Татарстанга бик нык рәхмәтлебез. Татарстанлылар – коткаручылар да, ярдәм кулы сузучылар да. Иң башта бездә бер елны татар авылын ялкын ялмап алды, шуннан соң су астында калулар... Бик аяныч һәм куркыныч хәлләр бит инде. Шундый авыр чакларда да безгә беренче чиратта Татарстан ярдәм итте. Иртыш буе Сабан туен нәкъ бездә үткәрүләренә шулкадәр шатландык, искитәрлек бәйрәм! Тарихта тәүге тапкыр бу! Менә балаларның үз Сабан туе да бара. Нинди күркәм!

Бик күп көч куйсак та, балаларның татар телен белүләре борчуга сала, әлбәттә. Татарча белгән, җырлаган шәһәрдәшләребез артсын иде, дигән теләктә калам.

Фәгыйлә апа – тумышы белән чын Себер татары, монда туган-үскән, үрнәк тормыш юлы үткән. Бик абруйлы татар гаиләсендә үсүе белән дә горурлана ул. Татар мәктәбендә укыган, укытучылар туган телгә – татар теленә һәм әдәбиятенә кызыксындыру чаткылары кабыза алган. Фәгыйлә апа инде 24 ел буена татарларның иҗтимагый оешмасы составында, үзе дә 6 ел дәвамында татар хатын-кызлары оешмасына җитәкчелек итә.

Әлфирә Нәфыйкова яшьлегендә Башкортстаннан чыгып китеп, Томск шәһәрендә төпләнә. Гомере буена җаваплы эшләрдә, халык өчен мөһим хезмәтләр башкара. Моннан 12 ел элек исә Омск шәһәренә күченә.

Шәһәрдә мәдәни тормыш кайный, әмма татар-башкорт концертлары күбрәк булсын иде. Шәһәребез ифрат матур, заманча яшәеш белән яшибез. Әлбәттә, бездә төрле милләтләр гомер итә. Бернигә карамастан, без бик дус һәм тату. Безнең тормыш, гаилә кыйммәтләребез, шөһрәтле үткәнебез, якты бүгенгебез һәм ак өметле киләчәгебез уртак бит.

Шулай ук һәр әңгәмәдәшем «Интертат»та эшләвемне белгәч, электрон басманы яратып һәм кинәнеп укып баруларын, туган телдә бар дөнья яңалыкларын белеп, хәбәрдар булып баруларын әйттеләр. Шулай ук барлык журналистларыбызга сәлам тапшыруны сорадылар. Рәхмәт сезгә, кадерле укучыларыбыз, алга таба да бергә булыйк, исәнлектә күрешик.

«Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры: «Татар мәдәниятен данлыйбыз»

Иртыш буе Сабан туенда Актанышның «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, «Фидакарь хезмәт өчен» медаль иясе Лилия Ялалова, иҗат коллективы чит төбәкләрдәге үзенең чыгышлары аша милли мәдәниятне данлавын ассызыклады.

«Сабантуй – безнең татар милләтенең иң яраткан, матур итеп үткәрә торган бәйрәме. Дуслар, туганнар, кардәшләр җыела торган милли бәйрәм. Без бу бәйрәмгә ныклап әзерләнәбез. Үзебезнең Татарстанда гына түгел, Россия, чит илләр киңлекләренә дә чыгып, татар мәдәниятен данлыйбыз. Бу бәйрәм гел булсын», – дип бәян итте Лилия Ялалова.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, Омскига «Агыйдел» ансамбле соло концертлары белән килгәне булган. Ул Себер халкының ихласлыгын, татар мәдәниятен һәм сәнгатен үз итүләрен билгеләп узды.

Яшел Үзәннән гаилә ансамбле Иртыш буе Сабан туенда балага исем кушу йоласын күрсәтте

Сабан туенда Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты. Яшел Үзән районының Зур Күлбаш авылы мәдәният йортының «Авылым җәүһәрләре» гаилә ансамбле балага исем кушу йоласын күрсәтте. Әйтеп үтәргә кирәк, Сабантуй буена Татарстан тарафыннан тәкъдим ителгән «Татар утары» эшләде. Анда Каюм Насыйри исемендәге музейның экспозициясен күрдек, шулай ук һәр теләгән кеше күз алдында мичтә пешеп чыккан кайнар коймак белән сыйлана алды.

Татарстаннан «Риваять» төркеме егет-кызлары да халыкны дәртле җырлары белән куандырды.

«Илдә Президент Указы нигезендә «Гаилә елы» бара. Һәм шушы уңайдан безнең ансамбльнең биредә катнашуы – икеләтә күркәм вакыйга. Татар гаиләсендә булган гореф-гадәтләрне күрсәттек», – дип сөйләде Яшел Үзән районының Зур Күлбаш авыл мәдәният йорты мөдире Гөлчәчәк Исмәгыйлева.

Әңгәмәдәш әйтүенчә, ансамбльнең составы бер дә үзгәрми. «Безнең нәселнең дәвамчыларыннан берләшкән зур ансамблебез бар. Күлбаш мәдәният учагы каршында 17 ел буена эшчәнлеген алып баручы «Авылым җәүһәрләре» ансамблендә 26 кеше. Состав үзгәрми, бары тик яңа туган балаларыбыз гына безгә кушыла. Кечкенә генә авылдан шундый зур шәһәргә безне алып килеп, нәкъ безнең ансамбль белән бәйрәмне ачып җибәргән өчен мең рәхмәт», – диде ул.

Иҗат коллективы ассызыклавынча, Сабантуй – гаиләне, милләтне, илне берләштерә торган, елга бер килгән бәйрәм.

Шулай ук Гөлчәчәк ханым сөйләшүебез вакытында авылларына яңа, заманча клуб кирәклеген дә әйтте. Әлбәттә, бүгенге көндә бер генә матбугат чарасы да авыл халкына клуб төзеп бирә алмый. Ләкин, язылганнар белән бар республика, район җитәкчеләре танышып бара. Ә инде матбугатта халыкны борчыган проблемалар күтәрелә икән, димәк, алар бу мәсьәләләрне күтәрү өчен тырышлык куярга тиеш!

Милләтебезнең йөзек кашы – татар көрәше

Һәр Сабантуйның төп өлеше булган ярышлар да озак көттерми башланып китте. Чүлмәк вату, капчык белəн сугышу, чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка салып һәм капчык киеп йөгерү, гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрəштерү ярышлары һәм, әлбәттә, үзебезнең милли горурлыгыбыз – татар көрәшен тамаша кылдык.

Ә бу вакытта төп сәхнәдә, шулай ук төрле мәйданчыкларның сәхнә түрләрендә мәдәни программа күрсәтелде. Төрле төбәкләрдән җыелган оста җырчылар, биючеләр һәм музыкантлар халыкның күңелен күрде, сәнгати зәвыгын күтәрде.

Быелгы милли бәйрәмнең баш батыры булып танылган Татарстаннан Булат Мусин җиңүгә озак әзерләнүе хакында әйтте.

«Көрәштә иң мөһиме – әзерлек. Бу җиңүемне дә өмет иттем. Җиңүгә озак әзерләндем. Яшьтән үк көрәш белән ныклап мавыктым. Әлбәттә, көрәш келәменә чыкканчы берникадәр мандраж булды», – дип сөйләде Булат Мусин.

Татарстан Республикасы Рәисе бүләген – «Лада Гранта» машинасы ачкычларын – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров тапшырды.

Шулай ук башка көрәшчеләргә дә саллы вә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Мәсәлән, бер татар оешмасы – «Татар дөньясы» газетасы хәтта квадроцикл хәйриячелек иткән. Омск шәһәреннән көрәштә финалист булган Шамил Мусаевка Яшел Үзәннән суыткыч бүләк ителде.

Сабантуйның төп хедлайнеры – Зәйнәб Фәрхетдинова

Замана Сабантуйлары, әлбәттә, эстрадасыз үтми. Бу җәһәттән әлеге Сабантуй тамашачылары да бәхетле булды, мөгаен. Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова килгән иде.

Беләсеңме, Юлай, сәхнәгә чыгар алдыннан булган дулкынлану хисләре беркайчан да бетми. Һәрбер шәһәрнең үз атмосферасы, мондый зур бәйрәмдә аеруча бер мохит. Монда татарлар гына түгел, Сабантуйны белмәгән башка милләт вәкилләре дә бар бит. Алар менә белә, татар халкын күрә, бергәләп матур җырлар тыңлап бии, күңел ача. Менә әлеге Сабантуйга да 40 мең халык килгән, диделәр. Бу бит – бик олы сан. Сабантуйга сәхнә коллективлары бик нык әзерләнгән.

Үзем монда төрле җырларымны башкарам. Чит өлкәләрдә аеруча элек чыккан җырларыбызны көтеп алалар, репертуарны даими төстә яңа җырлар белән дә тулыландырып торырга тырышам. Саксофонны да алып килдем. Иң яраткан инструментым ул. Себер якларына элегрәк гастрольләргә йөргәнебез бар иде. Әле тагын да бер Себер шәһәрләрен концертлар белән әйләнәсе иде. Яшь тамашачыларга да үзебезне ныграк танытасы иде.

Омск нинди шәһәр икәнен киләсе язмадан беләрсез!

Тулаем алганда, Сабантуй искиткеч шәп үтте, матур кичерешләре күңелләрдә калды. Ә Омск шәһәре турында аерым язмада бәйнә-бәйнә сөйләрмен. Ни дисәң дә, сөйләрлеге, аның көнкүреше, милләттәшләр яшәеше битараф калдырмады.

Омск Сабан туеннан соң, Себер яклары белән хушлашып, кайтыр юлга кузгалсак та, юллар безне башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез, ватандашларыбыз белән очраштырып торды. Гомумән, командировкабыз уңышлы булды, иптәшләр.

  • Икенче Халыкара Иртыш буе Сабан туеннан фоторепортаж