Главные новости Новосибирска
Новосибирск
Июль
2024
1 2 3 4 5 6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Хәрби операциядә һәлак булган Евгенийны Кече Мәмегә алып кайтып җирләгәннәр

0
Хәрби операциядә һәлак булган Евгенийны Кече Мәмегә алып кайтып җирләгәннәр

Кайбыч районының Кече Мәме авылында Евгений Маденовны соңгы юлга озаттылар. Ул махсус операциядә һәлак булган. Мәрасим Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында узды.

Кече Мәме – Евгенийның әнисенең туган авылы, дип яза «Кайбыч таңнары» газетасы журналисты Миңгазиз Сөнгатуллин.

Торма авылы Изге Троица чиркәве протоиерее Николай һәм аның ярдәмчесе Надежда Ермолаева уздырган мәрасимнән соң матәм митингы булды. Анда район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, аның урынбасары Рәмис Хәялиев, республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Кадыйров, Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимиров катнашты. Хәрби белән хушлашырга Евгенийның әнисе Зоя Николаевна, башка туганнары һәм авылдашлары килгән иде.

Евгений Маденов 1989 елда Новосибирск шәһәрендә туган. Махсус хәрби операциягә киткәнче, Яшел Үзәндә Серго исемендәге заводта эшләгән. 2024 елның апрелендә килешү төзеп хәрби операциягә китә.

Матәм митингын Наил Җантимиров алып барды. Альберт Рәхмәтуллин һәм Азат Кадыйров һәлак булган хәрбинең туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклашты.

Батырларча һәлак булган Евгений Маденовка, үлгәннән соң, «Батырлык өчен» ордены бирелгән. Аны хәрбинең әнисе Зояга тапшырдылар.

Ватанны саклап һәлак булган солдатны соңгы юлга хәрби хөрмәт күрсәтеп озаттылар. Евгений Маденовны әнисенең туганы авылы Кече Мәме зиратында җирләделәр, диелә хәбәрдә.