Главные новости Николаева
Николаев
Сентябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Татарстан Дәүләт Советының яңа составы: кемнәр килә, кемнәр китә?

0

8 сентябрьдә Татарстанда сайлауга килү күрсәткече 71,6 процент булган. 5 ел элек булган (70,08 процент) күрсәткечтән ул зуррак, сәясәтчеләр, сайлауга кызыксыну зур булды, дип бәя бирә.

Парламентка 5 партия вәкилләре узды. Партия исемлекләре буенча 50 кеше сайланды, бер мандатлы округлардан 49 кеше узды. Ни өчен 100 депутатка тулмауның сәбәбе бар: 34нче Чистай округында 8 сентябрьгә депутатлыкка теркәлгән 1 генә кандидат калган булган. Ул да булса, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин улы – Альберт Хөснуллин. 1 генә кандидат булганлыктан, сайлау үткәрелмәгән. Федераль закон буенча, мондый очракта, яңа кандидатлар өстәлсен өчен, тавыш бирү 3 айга кадәр кичектерелә, димәк, бу – 1 декабрьгә кадәр дигән сүз.

Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан

Парламентка 5 партия вәкиләре узды. 5 процентлы барьерны «Бердәм Россия» (76,75 процент) белән «КПРФ (10,54 процент) кына узган. ЛДПР – 4,41 процент, «Яңа кешеләр» – 4,21 процент, «Гадел Россия – Патриотлар – Дөреслек өчен» партиясе 3,27 процент тавыш җыйган.

44 мандатны – «Бердәм Россия»леләр, 6сын коммунистлар алачак. Калган партия вәкилләре бер мандатлы округлар буенча мандатлы булачак.

«Бердәм Россия» партиясеннән парламентта 86 депутат эшләячәк, аларның 52се – 6нчы чакырылыштан.

«Бердәм Россия»дән урыннарын саклап калган депутатлар кемнәр?

1. Фәрит Мөхәммәтшин – ТР Дәүләт Советы Рәисе

2. Марат Әхмәтов – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары

3. Юрий Камалтынов – ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары

4. Илшат Әминов – «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры

5. Лилия Маврина – ТР Дәүләт Советы секретаре

6. Владимир Вавилов – лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм буенча Анжела Вавилова исемендәге төбәк иҗтимагый хәйрия фонды идарәсе рәисе

7. Иван Егоров – «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры

8. Ркаил Зәйдуллин – Татарстан Язучылар берлеге рәисе

9. Светлана Вострикова – ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт буенча комитет рәисе урынбасары

10. Камил Нугаев – ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары

11. Марат Ибраһимович Галиев – «Миал» компаниясе генераль директоры, махсус хәрби операциядә катнашучы

12. Мөслимә Латыйпова – «Бәхетле» челтәре гендиректоры

13. Ольга Воронова – партиянең Казан җирле бүлеге башкаручы секретаре

14. Фәнил Баһаветдинов – «Цеолиты Поволжья» сәүдә йорты компаниясе гендиректоры

15. Эдвард Абдуллаҗанов – Казан дәүләт энергетика университеты ректоры

16. Алсу Нәбиева – Россия кооперация университеты ректоры

17. Леонид Якунин – ТР Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе

18. Елена Кузьмичева – ТР профсоюзлар федерациясе рәисе

19. Ләлә Кудерметова – «Россельхозбанк»ның Татарстан филиалы директоры

20. Айрат Зыятдинов – Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы

21. Светлана Захарова – ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе

22. Геннадий Глушков – «Спасение» медиина иминият оешмасы финанс директоры

23. Мәгъзүм Сәлахов – ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы

24. Айрат Зарипов – ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе

25. Марат Гадыевич Галиев – ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты әгъзасы, сүз уңаеннан, ул республика парламентындла 1995 елдан, барлык чакырылышларда булган.

26. Азат Хамаев – ТР Дәүләт Советының экология буенча комитет рәисе

27. Александр Чубаров – ТР Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Парламентка яңа депутатлар килә

Быелгы сайлау кампаниясе яңа йөзләр дә алып килде. 99 депутатның 38е – яңа исемнәр. Партия исемлеге буенча яңа кешеләр «Бердәм Россия»дән генә.

Берничә район башлыгы хәзер депутат кәнәфиендә утырып караячак. Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов, Теләче районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов район белән җитәкчелек эшен калдырып, депутат вазифасына керешәчәк.

Махсус хәрби операциядә катнашкан Россия Герое Рәсим Баксиков та яңа депутатлар исемлегендә. «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев үзен парламентта сынап караячак. Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләре ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, «Ак Барс» хоккей клубы экс-капитаны Данис Зариповка да депутат вәкаләтләре бирелә.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да депутат итеп сайланган. Тик аның мандатыннан баш тартуы билгеле булды. Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе сайтында хәбәр ителгәнчә, Сабурскаяның бушаган урыны партия исемлегендә аннан соң килүче Данис Шакировка күчә. Димәк, Бөтендөнья татар конгрессы БК җитәкчесе депутат карьерасын ачып җибәрә.

Фото: © «Татар-информ» архивы

«Бердәм Россия» партиясеннән яңа кешеләр тагын түбәндәгеләр:

1. Ринат Фазылов – Гомумроссия халык фронтының Татарстанда төбәк башкарма комитеты җитәкчесе

2. Ирина Терентьева – Казан федераль университеты ректоры каршындагы референт

3. Валерий Миронченко – Казан Суворов хәрби училищесы башлыгы

4. Алсу Надршина – Республика махсус балалар йорты директоры

5. Олег Власов – «Казан» агросәнәгать паркы генераль директоры

6. Евгений Солтанов – КФУның Юридик факультеты конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире

7. Тимур Камалетдинов – «Форпост» иҗтимагый тәртипне саклау республика үзәге директоры

8. Марат Бариев – «ВИМ федераль фәнни агроинженер үзәге» җитәкчесе

9. Руслан Шиһабетдинов – партиянең Татарстан төбәк бүлегенең яшьләр белән эш буенча баш белгече

КПРФ партиясеннән мандатка түбәндәгеләр ия булачак. Алар – 6нчы чакырылыштан күчкән кешеләр.

1. Хафиз Миргалимов – ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары

2. Николай Атласов – «Проминдустрия» махсус эшкәртү предприятиесе финанс директоры

3. Александр Комисаров – «Мосоптторг Поволжье» компаниясе генераль директоры

4. Фәдбир Сафин – Казан дәүләт мәдәният институтының социаль-мәдәни эшчәнлек һәм интеллектуаль системалар факультеты деканы

5. Альберт Яһүдин – КПРФ Түбән Кама бүлегенең беренче секретаре

6. Мансур Гарифуллин – КПРФ Алабуга бүлегенең беренче секретаре.

Бер мандатлы округлар: «Бердәм Россия»дән кайсы депутатлар урынын саклап кала алган?

1. Рамил Әхмәтов – «12нче шәһәр клиник хастаханәсе» ААҖ генераль директоры

2. Алексей Созинов – Казан дәүләт медицина университеты ректоры

3. Артур Абдуллаҗанов – «Зарница» җитештерү берләшмәсе президенты

4. Рима Мөхәммәтшина – Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты гендиректоры

5. Дмитрий Солуянов – «Татэлектромонтаж» компаниясе гендиректоры

6. Рөстәм Габделхаков – «Водоканал» МУП директоры

7. Нияз Гафиятуллин – Казан халыкара мәктәбе директоры

8. Андрей Егоров – ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе

9. Эмиль Хөснетдинов – «Казан шәһәре ЖИК» компанияләр группасы директоры

10. Дмитрий Анисимов – Стратегик инициативалар үзәге директоры

11. Марсель Мингалимов – «Профит» компанияләр группасы гендиректоры

12. Олег Николаев – «ВолгоПромСтрой» ҖЧҖ директоры

13. Илдар Шамилов – «КамАЗ» профсоюз рәисе

14. Владимир Чагин – «КамАЗ» ГАҖ генераль директоры киңәшчесе

15. Рузилә Тимергалиева – «Матур ЗД» ҖЧҖ директоры

16. Ренат Мистахов – «Ак Барс»» суднолар төзү корпорациясе АҖ гендиректоры

17. Рифнур Сөләйманов – «Татэнергосбыт» АҖ директоры

18. Тимур Шаһивәлиев – «Алабуга» МИЗ генераль директоры

19. Шамил Яһүдин – «Татнефтепром-Зюзеевнефть» гендиректоры

20. Ринат Гайзатуллин – ТР Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары

21. Альберт Хәбибуллин – ТР Дәүләт Советының дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе

22. Фоат Вәлиев – «Алексеевскдорстрой»ның үсеш буенча директоры

23. Дмитрий Самаренкин – «Казан май комбинаты» АҖ гендиректорының беренче урынбасары

24. Михаил Сыровацкий – «Казан май комбинаты» АҖ гендиректоры киңәшчесе

25. Азат Җиһаншин – «Татагролизинг» гендиректоры.

Бер мандатлы округларда сайланган яңа депутатлар кемнәр алар?

1. Александр Лившиц – Казан дары заводы директоры

2. Фәнис Нурмөхәммәтов – «Казэнерго» гендиректоры

3. Евгений Чекашов – «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарә компаниясе гендиректоры

4. Геннадий Емельянов – РФнең Татарстаннан сенаторы

5. Андрей Ляпунов — «Союз-Регион» компанияләр группасы вәкиле.

6. Ирек Ханипов – «Татнефть» компаниясенең Лениногорск районы буенча социаль программалар үзәге җитәкчесе урынбасары

7. Илшат Сәлахов – «ТАНЕКО» гендиректоры

8. Марат Фәләхов – «Түбән Кама нефтехим» гендиректоры

9. Айрат Сафин – «Казаноргсинтез» гендиректоры

10. Эдуард Галиев – «ТГК-16» генеральный директоры

11. Вадим Гыйләҗев – «Татнефть» компаниясенең «Елховнефть» оешмасы башлыгы

12. Илфат Нурсәетов – «Альметьевнефть» оешмасы башлыгы

13. Алмаз Фәритов – «Азнакаевскнефть» оешмасы башлыгы

14. Рөстәм Усманов – «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ гендиректоры

15. Рияз Комаров – «СМП» кече нефть компаниясе генераль директоры

16. Айдар Таһиров – «Газпром межрегионгаз Казан» компаниясе гендиректоры.

17. Нияз Аитов – шәхси эшмәкәр.

Бер мандатлы округларда ЛДПРдан кемнәр узган?

Руслан Йосыпов – «Байлык №3» ҖЧҖ директорының беренче урынбасары

Марат Бохараев – «Татарстан Республикасы сәнәгать үсеше фонды» гендиректоры.

«Яңа кешеләр» партиясеннән кемнәр депутат була?

Руслан Нигъмәтуллин – «Далини» компаниясе гендиректоры (гамәлдәге депутат)

Роза Гайнетдинова – шәхси эшмәкәр.

«Гадел Россия» партиясеннән

Рушан Минһаҗев – Росгвардия хезмәткәре, махсус хәрби операциядә катнашучы.

Үзен үзе тәкъдим итүчеләрдән кемнәр?

Ирек Салихов – ТР Дәүләт Советы депутаты, Идарә, икътисад һәм финанслар институтының Югары бизнес мәктәбе доценты.

Эдуард Шәрәфиев – Дәүләт Советы депутаты, махсус хәрби операциядә катнашучы.

Кемнәр китә?

Ә гамәлдәге 37 депутат мандатларыннан колак кага.

1. Динар Бариев – Татарстанда «Алдынгылар хәрәкәте»нең Казан җирле бүлеге җитәкчесе

2. Леонид Барышев – «Эссен Продакшн АГ» АҖ генераль директоры

3. Игорь Бикеев – В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры

4. Азат Бикмурзин – «Татнефть» ГАҖ нефть һәм газ комплексы директоры

5. Валерий Власов –6нчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты

6. Халит Гарифуллин – «ЭнергоСтройСервис» ҖЧҖ директоры

7. Руслан Гыйззәтуллин – «СИБУР» ҖЧҖ идарәче директоры

8. Альмир Михеев – 6нчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты

9. Роман Мугерман – «КамАЗ-Марко» ҖЧҖ генераль директоры

10. Рөстәм Мөхәммәдиев – «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары

11. Рәүфәл Мөхәммәтҗанов – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры

12. Альберт Мөхәммәтшин – Казанның «ПАТП № 2» МУП директоры

13. Альбина Насырова – «Бала-Сити» оешмасы генераль директоры

14. Николай Нефедов – «ТатРИТЭКнефть» директоры

15. Ренат Ногайбәков – «Татнефть» генераль директорының логистика һәм техник үсеш буенча урынбасары

16. Римма Ратникова – ТР Дәүләт Советының татар һәм рус телләрендә текстлар тиңдәшлеген билгеләү буенча комиссия рәисе

17. Людмила Рыбакова – ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары

18. Николай Рыбушкин – 6нчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты

19. Николай Савицких – С.П. Горбунов исемендәге Казан авиация заводы директоры

20. Камил Садриев – ТР Дәүләт Советының торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары

21. Ренат Сибгатуллин – «ТАНЕКО» беренчел профсоюз оешмасының азат ителгән рәисе

22. Александр Славутский – В.Качалов исемендәге Казан рус драма театры директоры – сәнгать җитәкчесе

23. Алсу Тарханова – «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте советы башкарма комитеты рәисе

24. Рамил Төхвәтуллин – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт театры артисты

25. Андрей Фомичев – С.П. Титов исемендәге «НП НЧ КБК» оешмасы генераль директоры

26. Азат Хәбибрахманов – «Татнефть» генераль директорының сәнәгать куркынычсызлыгы, хезмәт сагы һәм экология буенча урынбасары

27. Таһир Һадиев – ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары

28. Рөстәм Халимов – «Татнефть» оешмасының структур бүлекчәсе «Татнефть-Добыча» җитәкчесе

29. Айдар Шәмсетдинов – Казанның 165нче мәктәп директоры

30. Раил Шәмсетдинов – 6нчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты

31. Лотфулла Шәфигуллин – ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе

32. Ринат Шафигуллин – «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының скважиналарны бораулау, ремонтлау буенча урынбасары

33. Нина Шимина – Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе

34. Шакир Яһүдин – Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе

35. Илшат Гафуров (хәзерге вакытта тикшерү астында);

36. Роза Җәббарова – «Горводзеленхоз» МУП идарәчесе

37. Фәрит Миннегулов – «ТАИФ» АҖ генераль директорының нефть химиясе буенча баш киңәшчесе.

ЛДПРдан аермалы буларак, КПРФның бер мандатлы округлары буенча депутатлары узмаган.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Хафиз Миргалимов парламент рәисе вазифасына тәкъдим ителүе билгеле. Бүген депутат вәкилләренең оештыру комитеты утырышында Дәүләт Советы Рәисен беренче утырышта, ягъни 20 сентябрьдә яшерен тавыш бирү юлы белән сайлау тәкъдим ителгән. Шулай ук, беренче утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары сайланачак.

Фото: © gossov.tatarstan.ru

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советының яңа составын формалаштыру, сайлаучыларның гозерләрен, теләкләрен үтәү буенча җаваплы эш көткәнен ассызыклаган. «Кешеләр безгә ышанып тавыш биргән. Безгә барлык гозерләрне, күрсәтмәләрне үтәү белән җитди шөгыльләнәсе була. Яңа программалар да барлыкка килүе ихтимал», – дигән утырышта.