Главные новости Мурманска
Мурманск
Октябрь
2024
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

Вагон түбәсенә менгән малайны ток суккан – видео

0

Мурманск өлкәсендә вагонга менгән малайны ток суккан, дип хәбәр итә «АиФ-Мурманск».

Мурманск өлкәсе Шонгуй станциясендә 4 бала – 3 малай һәм 1 кыз тимер юлда уйный. 2 малай тупиктагы юлга кертеп куелган вагонга менәргә уйлый. Җирдә калган малай белән кыз аларны карап торалар, кыз телефонга төшерә…

Малайлар вагон түбәсенә суккалый, аны әллә ачмакчы була… Шунда малайларның берсе баш өстендәге электр чыбыгына тотына… Мизгел эчендә аны ут ялмап ала, ул чалкан ава. Икенче малай, коты алынып чүгәли, йөзен учлары белән каплый.

Аннары ул малай, куркып, вагоннан төшә һәм качып китә. Медикларны чакырганнар, бала реанимациядә, аның хәле авыр. Ул аңына килгән.

Прокуратура тикшерү уздыра.

Социаль челтәрләрдә малайларның физика дәресләрендә укымаганнарын язалар. «Ничек электр чыбыгына тотынырга була? Ток суга икәнен дә белмәде микәнни?» – дип аптыраганнар.

Психологлар әйтүенчә, яшүсмер вакытта гомернең өзелүен кеше аңлап бетерми, ягъни үлемнең бер генә килгәнен аңлау юк. «АиФ-Мурманск»ка психолог Оксана Филатова шул хакта сөйләгән.

Белгечләр тимер юлдагы электр чыбыкларына 2 метрдан да якынрак килергә ярамый икәнен хәбәр итә. Вагон түбәсенә менү катгый тыела.