Главные новости Можги
Можга
Сентябрь
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

«Тишек йомылган да сабый үлгән» - Можгада әни кешене 5 яшьлек баласы үлемендә гаеплиләр

0

Удмуртиянең Можга шәһәрендә «Саксызлык аркасында баласының үлеменә китерү»дә гаепләнүче 32 яшьлек хатын суд каршында җавап тота. Бу хакта Удмуртия судларының бердәм матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза IZHLIFE сайты.

Быел июльдә хатын-кыз баласының трахеяларына трахеостома тишеге аша тоташтырылган трубканы мөстәкыйль рәвештә алыштырмакчы булган. Мондый трубканы пычранган саен табиб алыштырырга тиеш. Моннан тыш, процедураны хастаханә шартларында гына башкарырга ярый. Хатын-кыз моны өйдә үзе эшләргә булган, нәтиҗәдә, аның гамәлләре фаҗигагә китергән.

Әни кеше баланың трахеяларындагы трахеостома тишегеннән трубканы чыгарган һәм яңа җайланма урнаштырмакчы булган. Нәтиҗәдә тишек йомылган, һәм сабый үлгән.

Суд утырышы барышында зыян күрүче як, гаепләнүче хатын-кыз китергән зыянын каплау һәм гафу үтенү сәбәпле, җинаять эшен ябуны сорап мөрәҗәгать иткән. Дәүләт гаепләүчесе каршы килмәгән. Җинаять эшен яклар татулашу турында килешү сәбәпле япканнар.