Фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова Этери Тутберидзе төркеменә керде
Фигуралы шуучы Динә Хөснетдинова тренер Этери Тутберидзе төркеменә керде. Бу хакта «Татмедиа» телеграм-каналы яза.
«Динә Хөснетдинова юниор контроль прокатыннан соң тренер Этери Тутберидзе төркеменә карауга килде, хәзер ул тренировкаларга кереште» – дип хәбәр итә ТАСС.
Искәртеп үтик, Динә Казанда Надежда Заякина төркемендә шөгыльләнгән иде. 2024 елда Динә Россия Гран-приында юниорлар этабында бронза яулады.