Главные новости Москвы
Москва
Февраль
2025
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Туганнары җирләргә җыенган: 85 яшьлек әби «үлгән» җиреннән торып утырган

0

85 яшьлек әбине туганнары өйдә тапкан, үлгән дип уйлаганнар. Җирләргә җыенып йөргәндә, әби уянып киткән, торып утырган. Бу хәл Таиландта булган, дип яза «Московский комсомолец».

Әбине тапканнан соң, туганнары, үлемне теркәү һәм мәетне храмга күчерүгә әзерләү өчен, махсус хезмәтләрне чакырганнар. 40 минут узгач, әби уянган һәм торып утырган. Аны җирләргә әзерләнеп йөргән туганнары шаккаткан. Аңсыз булган вакытта, янына монах килгән, дигән әби. Бу хәлдән соң туганнары чыннан да өйгә монахны чакырган.