Главные новости Москвы
Москва
Ноябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30

Тишелгән торбаны төзәтергә маташучы ир-ат коеда кайнар суга пешеп үлгән

0

Мәскәү өлкәсендә техник эксплуатация буенча белгеч коеда пешеп үлгән. Аның үлеме турында берничә сәгать узгач кына белгәннәр. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

66 яшьлек ир-ат җылылык челтәре коесына төшә, ул тишекне төзәтмәкче була. Ләкин ир-атка кап-кайнар су агымы сиптерә, һәм ир-ат пешеп үлә.

«МК» ачыклаганча, фаҗига чәршәмбе Островцы авылында кунакханә территориясендә була. Компания җитәкчесенең техник иминлек өчен җавап бирүче урынбасары җылылык челтәреннән су агып яту белән бәйле проблеманы берничә көн хәл итәргә тырыша. Ул коеларның берсендә тишек таба һәм аны үз көче белән ямап куймакчы була. Ләкин булдыра алмый.

Аннары ул эксплуатация хезмәте чакыра, ләкин билгеләнгән көнне технологлар килә алмый. Хезмәттәшләренә әйтмичә генә, бу ир-ат коега тагын төшеп китә, һәм фаҗига килеп чыга.

Берничә сәгать узгач, аны хатыны эзли башлый – ире элемтәгә чыкмагач, хатын борчыла. Ул кунакханә администраторы белән сөйләшә, аңа ире «кайдадыр территориядә» дип җавап бирәләр. Чөнки машинасы тукталышта тора торган була. Ләкин ир-ат кич белән дә өйгә кайтмый. Шуннан соң гаиләсе чаң суга башлый, аның эшенә баралар.

Мәрхүмнең мәетен коеда, үлгәннән соң берничә сәгать узгач табалар, диелә хәбәрдә.