Главные новости Москвы
Москва
Ноябрь
2024

Яман шештән үлеп баручы хатын фатирын хезмәттәшенә бүләк иткәч, карт анасы урамда калган

0

Волгоградта яшәүче хатын яман шеш белән авырый. Ул фатирын хезмәттәшенә бүләк итә. Хезмәттәше исә аның 84 яшьлек анасын куып чыгара. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Шәфкать туташы булып эшләүче хатын яман шеш белән авырый, үләсен белгәч, фатирын хезмәттәшенә васыять итеп рәсмиләштерә. Бу хатын үлә, ә аның 84 яшьлек анасы урамда кала.

Өлкән яшьтәге әбинең якыннары сүзләренчә, кызы, нигәдер, фатирын хезмәттәшенә бүләк итә. Ә бит фатирны әнисе сатып алган, һәм алар бергә шунда яшәгән.

Фатирның яңа хуҗасы исә мәрхүмәнең анасын алдап, бердәнбер торагыннан чыгып китәргә мәҗбүр итә, диелә бу хәбәрдә.

«Маргарита стоматологиядә шәфкать туташы булып эшли, 2014 елдан бирле онкология белән авырый. 21 октябрьдә ул үлә. Шул чакта Маргаританың танышлары фатир аныкы булмавын ачыклый. Ниндидер билгесез ысул белән хезмәттәше аңа фатирны үзенә бүләк итәргә күндергән», – ди танышлары Елена.

Аның сүзләренчә, аның апасы дәваланган чакта фатир документлары югала, шул исәптән бүләк итү турында кәгазь копиясе дә, фатир Маргаританыкы булуын исбатлаган кәгазьләр дә. Туганнары фикеренчә, документларны фатирны яңа хуҗасы урлаган.

23 октябрьдә яңа хуҗа юрист белән бергә мәрхүмәнең анасы янына фатирга килә, аны төнге күлмәктән генә урамга төртеп чыгаралар.

Хәзер бу эшне хокук саклаучылар тикшерә, диелә хәбәрдә.