Главные новости Москвы
Москва
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

Исландиядә 4 көнлек эш атнасы кертелгән (Россиядә кертергә ярамый, диләр)

0

2020 елда Исландиядә 4 көнлек эш атнасы кертелә башлады. CNN хәбәр итүенчә, атнасына 4 кенә көн эшли башлагач, Исландиянең икътисады барлык Европа илләренә караганда да көчлерәк үсеш күрсәтә башлаган. 2023 елда Исландия икътисады 5 процентка үскән – бу Европа иле өчен зур күрсәткеч. Исландиядә – иң аз эшсезлек тә күзәтелә икән. Эчке тулаем продукция күләме үсеше буенча Исландия Европада икенче урында, аннан да куәтлерәк утрау-дәүләт Мальта гына бар. Шулай итеп, кеше азрак эшли, әмма бу проблема китереп чыгармый.

2020 елдан 2022 ел аралыгында илнең 51 процент эшчеләре яңа системага күчкән. Монда шуны билгеләп үтәргә кирәк – 4 көнлек эш атнасына күчкәндә хезмәт хакы кимергә тиеш түгел.

Әмма белгечләр мондый рәхәтлек озак дәвам итмәячәк, илдә кризис башланачак, дип фаразлый икән. Әмма бу – фаразлар гына, дип яза mentoday.ru.

Билгеле, эшче куллар җитмәгән һәм илдәге акча массасын җитештерү күләме куып җитә алмаган чорда Россиядә 4 көнлек эш атнасы кертү буенча экспериментлар да булмаячак.

«Говорит Москва» радиостанциясенә интервьюсында Хезмәт конфередерациясе советы әгъзасы Павел Кудюкин 4 көнлек эш атнасы системасы Россиядә эшләмәячәк дип белдергән. Аның фикеренчә, Россия халкы эш вакыты һәм ял вакытын дөрес бүлә белми. «Ял вакыты кеше өчен авырлыкка әйләнү проблемасы бар. Кеше ни белән шөгыльләнәсен белми. Кешеләр бу өч көнне кая куясын белми. Ял вакытын куллану культурасы булмаганда, ул аны яманлыкка кулланырга мөмкин. Үз үсеше, балалары, ире-хатыны белән күбрәк аралашу өчен түгел», – дигән Кудюкин.

Superjob тикшеренүләре буенча, 49 процент россияле 4 көнлек эш атнасы яклы икән, 28 процент – каршы. 5 көнлек эш атнасында эшләүчеләрнең 66 проценты үз эшен 4 көн эчендә башкарып чыгу мөмкин дип саный.

4 көнлек эш атнасында Сәламәтлек саклау министрлыгы да каршы чыга. Күптән түгел 360.ру сайтында психолог Михаил Хорсның интервьюсы чыктыы, аның фикеренчә, 4 көнлек эш атнасы кертелгәнгә карап, кешенең депрессиясе юкка чыкмаячак, чөнки бу халәт кешенең көткәне чынбарлыкка туры килү белән бәйле, дигән ул.

Шулай итеп, Исландиягә яраган, безгә ярамый булып чыга.