Главные новости Москвы
Москва
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21 22 23 24 25 26 27
28
29
30
31

11 минут теге дөньяда булган хатын: Матур чәчәкләр, әти, әни, балам, черегән гәүдә исе

0

АКШта яшәүче пенсионер хатын яшәү белән үлем арасында булганнан соң, 11 минут теге дөньяда булдым, ди һәм күкләрдә ниләр күргәнен сөйли. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

2019 елда 68 яшьлек Шарлотта Холмс кардиологта планлы тикшеренүдә була. Шул чакта кисәк кенә кан басымы күтәрелә, һәм табиблар анда чираттагы инсульт яки йөрәк өянәге булды, дип әйтә. Табиблар ярдәм итәргә маташа, ире исә моны күзәтеп тора.

Хәле начарлана барган саен, Шарлотта ниләр күргәнен сөйли башлый, мәсәлән, чәчәкләр турында әйтә. Ире исә бүлмәдә чәчәк булмавын абайлап ала.

«Шул чакта мин аның бу дөньяда булмавын аңладым», – ди ире.

Хатынның йөрәге туктый, ул 11 минут дәвамында клиник үлем кичерә.

Шарлотта сүзләренчә, бу вакытта ул табибларның үзен реанимацияләргә маташуны күктән күзәтеп тора.

«Мин бик матур чәчәкләрнең хуш исен сиздем, аннары музыка ишеттем», – ди ул.

Ул үзен чиста гүзәллек каршы алуын әйтә. Үзе рәхәтләнеп шуны күзәтә. Аннары аны фәрештәләр төркеме теге дөньяга эчкәрәк алып керә, тик анда курку булмый. Ул әнисен, әтисен, апасын, артында басып торган гаилә әгъзаларын күрә, иске изгеләрне күрә, аларга 30 яшь чамасы була. Шарлотта яңа туган сабый күрүен, аны күреп читенсенүен сөйли. Өстәге тавыш аның 5 айлык чакта югалткан баласы булуын әйтә.

Аннары аны әле генә ләззәт кичергән җәннәткә капма-каршы булган урынга алып китүләрен әйтә. Тәмугта ул черегән гәүдә исен тоя. Тавыш аңа үз юлын үзгәртмәгән кешеләр шушында булачагын аңлата.

Шуннан соң Шарлотта үзен кабат гәүдәсенә «суырып керткәннәрен» сизә, бу вакытта ире күзе тартылып китүен күреп ала. Шарлотта 2 атнадан терелә һәм хастаханәдә чыга. 2023 елның ноябрендә 72 яшендә вафат була, диелә хәбәрдә.