Главные новости Москвы
Москва
Октябрь
2024
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
29
30
31

«Үчле кайнана ут төртә?»: Йөкле хатын 4 баласы белән өйдә булганда янгын чыга, 1 бала үлә

0

Марий Эл Республикасының Морки бистәсендә яшәүче хатынны өйгә ут төртүдә шикләнеп кулга алганнар. Янгын чыкканда, өй эчендә аның авырлы килене һәм 4 оныгы була. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

35 яшьлек хатын бәби көтә, 8 һәм 10 яшьлек ике кызы, 1 һәм 2 яшьлек улы бар. Янгын чыккач, әни кеше өч баласы белән урамга чыгып котылган, 2 яшьлек малай һәлак булган.

Балаларның биологик әтиләре аерым яши, алар никахлашмаган.

Тикшерүчеләр әлеге җинаятьне биологик атаның анасы – 56 яшьлек Татьяна Г. кылган дип шикләнәләр.

Татьяна бергә яши торган 56 яшьлек ире белән оныклары һәм аларның анасы янына кунакка килә. Алар хәмер эчәләр. Тикшерү версиясе буенча, шуннан соң бу хатын өйгә ут төртергә була. Ул оныкларын да, дустын да, авырлы хатынны да кызганмый.

Ут төртүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.